Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Башкортстанда Нәүрүз бәйрәме зурлап билгеләнмәде


Башкортстан татарлары Нәүрүз турында тыңларга җыелса да, сүз ул турыда бармады

Башкортстан татарлары Нәүрүз турында тыңларга җыелса да, сүз ул турыда бармады

21 март – Нәүрүз көненә БМО тарафыннан 2010 елдан халыкара бәйрәм статусы бирелде. Шулай булуга карамастан, ул Башкортстанда зурлап билгеләнмәде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре бу көнне Нәүрүз бәйрәменең тарихы, аның билгеләнүе турында чыгыш тыңларга җыелды. Төп чыгышны Татар милли-мәҗлесе оешмасы рәисе, математика фәннәре докторы Марат Рамазанов ясады. Ләкин аның чыгышы Нәүрүз хакында бармады. Математик кырык минутка якын барган чыгышында шумерлар турында сөйләде. Җыелучылар аны “колак селкетеп” тыңлап утырдылар. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе профессор Мәҗит Хуҗин татар оешмаларының бу көнне соңрак билгеләячәген ирештерде.

Нәүрүз бәйрәме соңгы елларда республиканың мәдәният министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Башкаланың бер паркы яки мәйданында Нәүрүзне бәйрәмнәре дип санаучы милләтләр үзләренең тирмә-чатырларын куя, милли җыр-моң яңгырый, биюләр башкарыла.

Узган ел андый чара 16 апрель Уфаның Якутов паркында үткән иде. Анда татарларны Бүздәк районының Килем авылындагы милли үзәк күрсәтте. Быел мәдәният министрлыгы, көннәр суык тору сәбәпле, ул бәйрәмнең соңрак үткәреләчәген ирештерде.

Без әлеге көн уңаеннан Башкортстандагы татар халык авыз иҗаты буенча бердәнбер белгеч, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдиновның фикерләрен белештек:

Илдус Фазлетдинов

Илдус Фазлетдинов

“Бүген без яңа елны илгә беренче тапкыр Петр I алып кергән Григорян календаре буенча 1 гыйнвар көнне каршылыйбыз. Ләкин ул һәрвакытта да алай булмаган, чөнки борынгы чорларда көнчыгыш халыкларында һәм төркиләрдә, шул исәптән татар һәм башкортларда да, яңа елны төн белән көн озынлыгы тигезләшкән 21 мартта каршылый торган булганнар. Яңа елны уздыру көне Нәүрүз дип аталган, ул фарсы, таҗик теленнән яңа көн дигәнне аңлата. Шул сәбәпле татарларда мартны Нәүрүз, ягъни яңа ел ае дип атап йөрткәннәр.

Шәхсән минем өчен яңа елны көн белән төн тигезләшкән чакта билгеләү символик яктан хәзерге яңа елга караганда күпкә дөресрәк. Чөнки Нәүрүз кара көчләрне гәүдәләндерүче төннең, салкынлыкның, яктылык, кояш, көн тарафыннан җиңелүен, табигатьнең, яшеллекнең, яңа тормышның уянуын күрсәтә.

Иран, Әфганстан кебек шәрык илләрендә яңа ел да 21 мартта – Нәүрүз кичендә каршы алына. Бу дәүләтләрдә Нәүрүз язны каршылау, язгы чәчү бәйрәме булып санала. Атап үтелгән дәүләтләр бүгенге көндә, нигездә, ислам дәүләтләре булып исәпләнсәләр дә, Нәүрүз бәйрәмен бары тик мөселман дине белән генә бәйләп карау һәм аңлату дөрес булмас иде. Нәүрүз йоласы динебезгә караганда күпкә борынгырак. Күренекле татар фольклорчысы Фатыйх Урманчы язма чыганакларга таянып бу традициянең борынгы Шәрыкта безнең эрага кадәр XVI гасырда ук, ягъни ислам дине барлыкка килүдән 2200-2300 ел алдан ук гамәлдә булуын һәм соңрак Һиндстанга да үтеп керүен күрсәтә. Нәүрүз бәйрәмендә башкарылган фольклор текстларында дини мотивларның һәм персонажларның бөтенләй очрамавы, бу текстларның нигездә муллык, имин тормыш теләүгә, киләчәк уңышны фаразлауга гына кайтып калуы да әлеге фикернең дөреслеген, йоланың борынгылыгын дәлилли.

Татарларның XVIII йөз азагында да яңа елны Нәүрүз көнендә билгеләүләре мәгълүм. Бүгенге көндә инде ул күпчелек фольклор бәйрәмнәребез кебек онытылып бара дисәк тә хата булмас. Ул татарны барлык дөньяга таныткан Сабантуй бәйрәмнәре кебек үк үзенең борынгы эчтәлеген җуйды. Бүгенге көндә ул мәдәният министрлыгы тарафыннан гына оештырыла. Нигездә ниндидер рәсми, халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелеп бара. Ул инде халыкта яшәми, әгәр фольклор бәйрәме рәсмиләшә икән, ул югалды дигән сүз.

Безнең Башкортстан татарларында 90нчы елларда 21 мартта Нәүрүз гүзәле дигән матурлык бәйгесен үткәрү гамәлгә кергән иде. Бик матур фольклор эчтәлекле бәйрәм булып үтә иде. Ләкин, кызганычка каршы, 2000нче еллар башыннан бу бәйрәмнең үткәрелгәне юк. Бәлки аны кабаттан гамәлгә кертү кирәктер? Чөнки ул ничек кенә булса да безгә борынгы үткәнебезне, борынгы бәйрәмнәребезне югалтмаска, онытмаска, һич югында истәлек итеп сакларга булса да ярдәм итә.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG