Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вологдада тоткын төрмәдән боралак белән качкан


Вологда өлкәсендә кеше үтергән өчен кырыс шартлы колониягә ябылган кеше боралак белән качып киткән.

Пәнҗешәмбе иртән колония өстендә бер боралак пәйда булган, аннан аркан төшерелгән һәм боралак тоткынны алып очып киткән.

Соңрак боралакны Вологда шәһәре янында тапканнар.

Беренче хәбәрләргә караганда, боралактагы очучыларны моңа корал белән куркытып мәҗбүр иткәннәр. Тикшерү комитеты белдерүенчә, боралакны бер ир һәм бер хатын кулга төшергән булган.

Качкан тоткын кеше үтергән өчен 25 ел төрмәгә хөкем ителгән һәм шуның 10 елын инде колониядә үткәргән.
XS
SM
MD
LG