Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:47

Казан студентлары киләсе уку елын бер ай алдарак башлаячак


Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Казан студентларының киләсе уку елын 1 сентябрьдән түгел, ә 1 августтан башлаячагын раслады.

Журналистлар белән очрашуда Гыйльметдинов Казанның барлык диярлек югары уку йортлары уку елын 1 августтан башлаячак дип белдерде.

Аның әйтүенчә, республика президенты Рөстәм Миңнеханов Русия мәгариф министры Андрей Фурсенкога Казанда уку елын бер ай алдарак башлауны сорап рәсми мөрәҗәгать җибәргән.

Бу адым киләсе уку елын бер ай алдарак тәмамлап 2013 елгы җәйге Универсиада кунакларын кабул итүгә май аенда ук әзерләнә башлау мөмкинлеге бирәчәк диде Гыйльметдинов.

XS
SM
MD
LG