Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби түнтәрелеш булган Мали президенты АКШ илчелегенә сыенды


Мали президенты Амаду Тумани Туре
Мали президенты Амаду Тумани Туре
Бүген хәрби түнтәрелеш булган Мали президенты Амаду Тумани Туре башкала Бамакодагы АКШ илчелегенә сыенды.

Малида дәүләт чикләре ябылды, барлык очышлар туктатылды. Шаһитләр әйтүенчә Бамакода атыш тавышлары ишетелә, барлык оешмалар, банклар, ширкәтләр ябык.

Хакимиятне үз кулларына алган хәрбиләр Демократияне һәм дәүләтне торгызу милли комитеты төзүне, конституцияне гамәлдән чыгарып торуны игълан итте һәм алга таба ничек эш итү турында күрше илләр, халыкара оешмалар белән киңәшләшәчәкләрен белдерде.

Хәрбиләр түнтәрелешне хакимиятнең төньяктагы гыйсъянчы туарегларга каршы чаралар күрә алмавы белән аңлата.

Икенче президентлык мөддәтен тәмамлаучы Тумани Туре апрель аенда хакимияттән китәргә тиеш иде.
XS
SM
MD
LG