Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тулузда полициягә каршылык күрсәтүче сугышчы үтерелде


Франциянең көньяк-көнбатышында җиде кешене үтерүдә шикләнелүче, Тулуз шәһәрендә бер фатирга кереп бикләнгән Мөхәммәт Мира полиция фатирны яу белән алганда үтерелде.

Франция эчке эшләр министры Клод Геан әйтүенчә, Мира махсус көчләр хезмәткәрләренә кораллы каршылык күрсәткән һәм ахыр чиктә тәрәзәдән сикергән.

Фатирны яулап алганда иминлек көчләренең өч хезмәткәре яраланган, берсе авыр хәлдә. Башта хакимият аны тере килеш хөкемгә тартырга теләвен белдергән иде. Франция президенты Николя Саркози: “Үтерүчене хөкемгә тарту өчен һәммә нәрсә эшләнде. Әмма бу максатка ирешү өчен башка кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куярга ярамый иде. Инде болай да бик күп кеше үлде”, диде.

Мира өч француз хәрбиен, яһүд мәктәбенең өч укучысын һәм раббинны үтерүдә шикләнелә. Клод Геан әйтүенчә, полиция белән сөйләшкәндә Мира аларны үтергәнлеген таныган.
XS
SM
MD
LG