Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:53

Тольятти мэры сайлавында татарлар яклаган намзәт оттырды


Тольяттиның яңа сайланган мэры Сергей Андреев (у) өлкә думысы депутаты Михаил Матвеев белән

Тольяттиның яңа сайланган мэры Сергей Андреев (у) өлкә думысы депутаты Михаил Матвеев белән

Бу көннәрдә Тольятти шәһәрендә зур сәяси вакыйга булды - анда яңа мэр сайланды. Ике турда узган шушы ярышта хакимият намзәте оттырды, оппозиция вәкиле җиңеп чыкты. Ә җирле татар оешмалары нәкъ менә оттырган "единорос"ны яклаган иде.


"Бердәм Русия" кандидаты Александр Шахов мэр кәнәфиенә җиңел генә хакимият куәте дулкынында менеп утырмакчы иде. Беренче турда ук бу килеп чыкмады, тавыш бирүнең икенче өлешендә исә аңа каршы Самар өлкә хөкүмәтенең элекке табигать байлыклары министры, "Декабрь" хәрәкәте җитәкчесе Сергей Андреев чыкты. Һәм җиңде дә - ул тавышларның 57% җыйды.

Шуны әйтергә кирәк, шәһәрдәге татар оешмаларының җитәкчеләре бар куәтләренә "единорос" Шахов файдасына эшләде. Чөнки Шахов мәктәп һәм мәчет салырга вәгъдә иткән иде. “Шаховка эшләдегез, Андреев җиңде. Инде нәрсә көтәсез киләчәктә?” дигән сорауга Тольяттиның җирле милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рәшид Нурмөхәммәтов: “Җиңү эйфориясе узды. Андреев кешеләре шалтыраттылар безнең белән очрашу турында. Без бит сезгә каршы эшләдек, дидем. Беләбез диделәр. Шартымны куйдым - мәктәп һәм мәчет кирәк дидем. Тиз көннәрдә Андреев белән очрашу булачак”, дип белдерде.

Әле генә үткән президент сайлавында да Самар татарларының зур өлеше хакимият вәкиле Владимир Путинны яклаган иде - өлкә буйлап Путин тавышларның 60-лап процентын казанса, күпчелеген татарлар тәшкил иткән Камышлы районында аны яклау 67% булды.

Шул да бар - сайлауларда халык кемнең кайсы фиркадән булуына бик карамый, аерым шәхесләргә, аларның сыйфатларына игътибар итә. Бу очракта “Бердәм Русия” исеме Александр Шаховка зыянга гына булды, ди кайбер татар сайлаучылары.

XS
SM
MD
LG