Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

“Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте 23 ел элек Нәүрүзне зур сәхнәгә күтәргән иде, шуннан бирле бу бәйрәм елдан-ел камилләшә бара. Элеккеге елларда өстенлек үзешчәннәргә бирелсә, соңгы елларда бәйрәмне классик җырчылар да бизи башлады.


Быелгы Нәүрүзнең үзенчәлеге шунда ки, егетләрнең татарча көрәше дә, физик көч таләп иткән уеннар да мул булды, бик күп түрәләр дә килгән иде, мәдәни чаралар да төрледән-төрле булды.

Тантананы ачып җибәргәндә бәйрәмне алып баручы Наилә Сабирҗанова тәфсилләп Нәүрүз тарихына тукталды. Аның чыгышыннан бер өзек:
“Нәүрүз бәйрәме ирани халыклары җирлегендә барлыкка килә, төрки һәм мөселман халыклары арасында таралып, һәр милләт үзенчә баетып бәйрәм итә башлый.

Җир шарында Нәүрүзнең 1500-1700 еллык тарихы бар. X-XI гасырларда яшәгән галимебез Әбүрәйхан Бируди Нәүрүз бәйрәменең тарихын җентекләп тикшереп язып калдырган.

Бәйрәм күренеше

Бәйрәм күренеше

Без Самар татарлары 23 ел элек сәхнәләребезгә Нәүрүзне кайтарып дөрес эшләгәнбез, чөнки бу бәйрәм шаяру һәм күңел ачу гына түгел, Галим Бируди язуынча, Нәүрүз – ул иң элек дәүләтчелекне саклау.

Татарның канына дәүләтчелек сеңгән, шуңа да без һәр Нәүрүзгә төрле даирәдәге җитәкчеләрне чакырабыз. Түрәләр халык алдында чыгыш ясыйлар. Түрәләрнең халык алдына чыгуы да, чыкмавы да күрсәткеч.

Нәүрүзгә туганлык хисе салынган.

Якын һәм ерак туганнар белән генә очрашу түгел, ә җитәкчеләребезнең халыкны санга сугалармы-юкмы икәнен күрсәтә торган урын да ул Нәүрүзебез.

Борынгы заманда Нәүрүз көненә кешеләр бурычларын, салымнарын түләп бетерергә тырышкан. Бурычларын түли алмаганнарга хәйрия ярдәме оештырганнар.

Бәйрәмдә вәгазь укылды

Бәйрәмдә вәгазь укылды

Ирани җирлектә Нәүрүзне Һаруза, Анахит,Наһит, Анахот дип йөрткәннәр. Безнең төрки-татар дөньясында бәйрәм гасырлар буена Нәүрүз исеме белән бара.
Академиклар төзегән татар энциклопедиясендә дә Нәүрүз татар бәйрәмнәре исемлегендә”.

Самар татар бәйрәмнәре үзенең милли төсмере белән генә түгел, ә дини аһәңнәре белән дә байый бара. Талип хәзрәт Яруллинның тәэсирле вәгазеннән соң мәктәп балаларының һәм шәкертләрнең мөнәҗәт әйтүләре заман музыкасы белән тарихилыкны тоташтыручы бер күпер итеп кабул ителде.

Бәйрәм чыгышы

Бәйрәм чыгышы

Өлкә һәм шәһәр түрәләре үзләренең чыгышларында татар халкына мәдхия җырладылар. Һәрберсе үзенчәлекле сөйләсә дә, уртак фикерләр дә яңгырады. Алар яшьләрнең күпчелегенә басым ясадылар. Тагын бер үзенчәлек, күңел ачу сәгатьләрендә көрәш келәмендә санап бетергесез нарасыйлар сәхнәдән яңгыраган музыкага кушылып биеделәр, сикерештеләр,мәтәлчек аттылар. Нәүрүзне “Яктылык” мәктәбенең укучылары “Дуслык” биюе белән ачып җибәрде һәм бу күренеш бик сөйкемле күренде. Татар балалары төрле халыкларның биюләрен оста башкардылар.

Рөстәм Асаев чыгыш ясый

Рөстәм Асаев чыгыш ясый

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев үзенең төркеме белән ике сәгать дәвамында сәхнәдә ут уйнатты. Аның дуэтлары чын драматик образ итеп кабул ителде. Ул үзенең сценариен шул кадәр һөнәрмәндләр биеклегендә әзерләгән иде ки, тамаша музыкаль комедия биеклегендә узды. Тамашачылар тулаем канәгать калды.

Быелгы Нәүрүзне Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин һәм “Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте, җитәкчесе Илгиз Кәлүч оештырды.

Матди ярдәмне татар эшбатырлары күрсәтте. Чыгымнарның биш процентын үз өстенә мәдәният министрлыгы алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG