Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” хоккей көрәшен дәвам иттерә


Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей такымы быелгы Гагарин кубогы өчен барган плей-офф очрашулары кысасында Чиләбедә “Трактор” такымын өстәмә вакытта керткән бер алка белән 1-2 исәбе белән җиңүгә иреште.

Казан вакыты белән кичке 5тә башланган уен, Казан такымы уенчысы Данис Зарипов керткән җиңү алкасы белән 9 тулып 10 минутта тәмамланды.

“Ак Барс” бүгенге җиңүе белән гомум исәпне 2-3 кә җиткерде. Киләсе уен Казанның “Татнефть-Арена” кырында узачак.

4 тапкыр җиңүгә ирешкән такымны ярымфиналда Омскиның “Авангард”ы көтә.
XS
SM
MD
LG