Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян ракета сынавы әзерләгәндә, Кытай күршеләрне тыныч булырга чакыра


Атом коралына ия Төньяк Кореяның ракета сынавы үткәрүе көтелгәндә Кытай тыныч булырга чакырды.

Бүген Япония җитәкчелеге Окинава утравында Төньяк Корея ракеталарын бәреп төшерә алачак ракета калканы урнаштырырга фәрман биргән иде.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы күрше илләрне вәзгыятьне кискенләштерергә мөмкин адымнардан тыелырга чакырды.

Пхеньян галәмгә ясалма иярчен чыгарырга теләвен белдерде. АКШ, Көньяк Корея һәм Япония исә Төньяк Корея чынлыкта канатлы ракета сынавы үткәрергә җыена дип исәпли.
XS
SM
MD
LG