Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татар талант ияләре югары исемнәр алды


Рәссам Вәгыйз Шәйхетдиновны котлыйлар
Рәссам Вәгыйз Шәйхетдиновны котлыйлар

25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Шушы уңайдан 23 март көнне Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда тантаналы кичә һәм мәдәният, сәнгать әһелләрен котлау, бүләкләү булып үтте.


Соңгы елларда Башкортстанда мәдәният хезмәткәрләре көне шактый тантаналы билгеләп үтелә. Бу юлы да аларга, бәйрәмне оештыру өчен Уфаның иң матур мәдәният учакларының берсе – Нефтьчеләр мәдәният сарае бирелде. Тантанага Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Салават Сәгыйтов, мәдәният министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Камилә Дәүләтова һәм башка югары җитәкчеләр килгән.

Салават Сәгыйтов үз чыгышында бәйрәмгә җыелучыларны ихлас котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Шулай ук югары дәүләт бүләкләрен һәм мактаулы исемнәр билгеләрен дә тапшырды ул.

Бүләкләнүчеләр арасында милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүче татар талант ияләре дә байтак. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының әйдәүче актрисасы Рәсимә Гайфуллина Башкортстанның халык артисткасы исеменә лаек булды. Танылган татар җырчысы Флорида Исмәгыйлева Башкортстанның атказанган артисты исемен алды. “Югары исем алуыма бик шатмын, киләчәктә тагын да төплерәк, истә калырлык рольләр башкарасым килә”, - ди Рәсимә Гайфуллина.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының әйдәүче актрисасы Илсөяр Гыйзетдинова “Башкортстан Республикасы алдында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен” билгесе белән бүләкләнә.

Флорида Исмәгыйлева(с) һәм Рәсимә Гайфуллина
Флорида Исмәгыйлева(с) һәм Рәсимә Гайфуллина
Ә талантлы рәссам Вәгыйз Шәйхетдинов Башкортстанның атказанган рәссамы исеменә лаек. Башкорт дәүләт филармониясендә хезмәт салучы талантлы татар нәфис сүз остасы Лилия Фатыйховага Башкортстанның халык артисткасы исеме бирелде. Атаклы татар шагыйре Әнгам Атнабаевның туган авылы Күрдем китапханәсе мөдире Азалия Камалова Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек.

Туймазы шәһәреннән татар музыканты һәм җырчысы, тальян гармун данын күтәрүче Илнур Газизовка Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелә. Тагын берничә татар мәдәният һәм сәнгать вәкиленә шулай ук мактаулы исемнәр билгеләре тапшырылды.

Курай сәнгатен чит илләргә дә танытучы виртуоз музыкант Роберт Юлдашев та лаеклы бәясен алды. Аңа да Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. Берничә ел элек яшьләрнең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләген алган иде ул.
XS
SM
MD
LG