Accessibility links

Брюссель Сүрия, Беларус һәм Иранга яңа чикләүләр кертте


Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары Сүрия, Беларус һәм Иран хакимиятләренә каршы яңа чикләүләрне хуплады.

Бу чикләүләр Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссадның хатыны Әсманы һәм тагын унлап Сүрия ватандашын Европа Берлеге илләренә кертмәүне һәм аларның хисапларын туңдыруны күздә тота.

Берлек Сүриядә баш күтәрүчеләргә каршы көч куллануга җавап буларак 150-ләп Сүрия ширкәтенә һәм кешеләренә чикләүләр керткән иде инде.

Беларуста президент Александр Лукашенко хакимиятенең оппозициягә карата репрессияләренә бәйле 230 кешелек чикләүләр исемлегенә тагын 12 кеше һәм 29 ширкәт өстәлде.

Берлек илләренә кертелмәүче һәм хисаплары туңдырылучы 61 кешелек Иран исемлегенә тагын 17 кеше өстәлде.

Министрлар шулай ук Иранга электрон күзләү өчен кулланылырга мөмкин җиһазлар сатуны тыйды.
XS
SM
MD
LG