Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:51

«Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов басманың соңгы санында дөнья күргән язмалар белән таныштыра.


Газетаның соңгы санында бар Русияне шаулаткан вакыйга – Казан полициясе хезмәткәрләренең җинаяте турында тәфсилле аңлатмалар, әлеге вакыйганың асылын чагылдырган язмалар киң урын алган. Шунысы гаҗәп: газета нәкъ менә шушы кара даны белән бар республиканы данлаган «Дальний» полиция бүлеге турында инде газетаның быелгы 25 гыйнвар санында ук язган иде. Казан кызы Алия Садыкованы шушы бүлектә тоткарлап, аңа урлашуда гаепләүне тануны таләп иткәннәр. Кыйнаганнар, мәсхәрәләгәннәр, чиратлап көчләү белән янаганнар. Ә протокол шушы бүлекчәдә шампан шәрабе шешәсе белән җәзалап үтерелгән Назаровныкы белән бер – Алия исерек килеш урамда сүгенгән, тәртип бозган, сугышкан... Кызны судка алып баргач бик нык куркытканнар һәм ул үз гаебен таныган. Аны 5 тәүлеккә ябып куйганнар. Мәхшәр моның белән генә бетмәгән бу бала өчен. Ул бу хакта Русиянең беренче телеканалы тапшыруы – «Пусть говорят»та да сөйләде.

Эт өрә тора, бүре йөри тора

Мәкалә чыкты. Мондый мисаллар беренчесе һәм соңгысы түгеллеге инде ачыкланды, яңадан яңа фактлар ачыла бара. Әгәр теге чакта кыз баланы көчләүгә, Алла сакласын гомере өзелүгә барып җитсә, бәлкем, бу полицейскийлар Назаровка кадәр үк үз җәзаларын алган булырлар иде. Кызганыч, Русиядә янып көлгә очкач кына, каян чыкты бу афәт, кем гаепле дип эзләнә башлыйлар. Менә Назаров та вәхшиләрчә җәзалаулардан исән калган булса, әлеге бүлек геройлары һаман да үз батырлыкларын кулланып безнең иминлегебезне «саклаган» булырлар иде. Нахак гаепләрне танырга мәҗбүр итеп, алар яхшы күрсәткечлеләр рәтендә макталганнардыр инде. Мин, полицейскийлар арасында, чын мәгънәсендә маньяк, авыру садистлар булуыннан шүрлим. Иминлегемне бүген кемнәр саклый дип куркып яшим. Болар көннәрдән бер көнне мине наркоман, я террорист дип юк итәргә дә мөмкин бит.

Акчылы шөһрәт һәм бушлай дан

Күптән түгел «Азатлык» радиосы миннән аңлатма сорады. Казанда туган татар кызы Аида Гарифуллина һәм Мәскәүдә туган, әтисе татар булган Тимур Юнысов (Тимати) Мәскәүдәге Евровидениедә катнашты, алар җиңә калса, Бакуда узасы Евровидениедә Русия вәкиле булып чыгыш ясап, анда да җиңсәләр, чираттагы фестиваль Казанда үтәсе иде. Шуңа күрә матбугатта, интернетта Аида белән Тиматины «безнекеләр» дип атап, алар өчен бөтен республика җан атты. Әлбәттә, Тиматиның татарлыгы, үзен Татарстанныкы дип санавы бик шикле һәм аның белән мин никтер горурланырга да базмыйм, үзен татар дип санамаса яхшырактыр, дигән карашта торам. Чөнки кыланмышы, сурәте милләтебезгә ярашлы түгел.

Мондый шаукымлы тамашалар, спорт ярышлары Татарстан өчен файдалымы соң? Һичшиксез даныбызны күтәрергә булыша алар. Казан – бүген билгеле шәһәр. Татарстанны чит илләрдә дә торган саен күбрәк беләләр. «Ак барс», «Рубин» диюгә Русиянең теләсә-кайсы төбәгендәге урыс та бу командаларның Казанныкы, Татарстаннан икәнен әйтә ала торгандыр. Гәрчә, ул командаларда спортчылар шактый кыйммәткә читтән сатып алынса да, ул Казанныкы санала. Универсиаданы да үзебездә үткәрү хокукын яулап алдык. Башка чемпионатлар үтү өчен дә мөмкинлекләр булдырыла. Әйтик, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын күрәсебез бар. Әле болай дәвам итсә, Олимпиадаларга кадәр үрли алырбыз.

Әлбәттә, Татарстанны таныту өчен бар чаралар да яхшы. Әмма мине халкымның, милләтемнең социаль һәм рухи халәте, авылымдагы мәктәп, больница язмышы борчый. Авылым оптимизацияләнә, аның авызыннан өзеп спорт үстерелә дип саныйм... Якташларымның торган җирләре хуҗасы була алмаулары эчемне пошыра. Инвесторларның авыл кешесен хөрмәтләмәве, чарасызлык, хокуксызлык... Мәктәпсез, больницасыз калган авылдашларым Евровидение өчен дә, Универсиада өчен дә сөенәдер дип уйламыйм.

Хәер, Татарстанны зур акчалар тотмый да танытып була икән. «Дальний» мисалы моңа дәлил.

Казан телдән төшми

Моның өчен без полициябезгә «рәхмәтле». «Дальний» бүлекчәсендә 52 яшьлек ирнең шешә белән көчләп үтерелүе турындагы хәбәрләр сайлау нәтиҗәләре, андагы хәрәмләшүләр турындагы сәяси вәзгыятьне дә оныттырды. Рәсми Мәскәү моның өчен Казанга рәхмәтле дә булырга тиештер әле. Шуңа күрә бу вакыйгага кайта-кайта шаукым өстәлә. Юкса, хәзер властька оппозициянең тавышы бөтенләй ишетелмәс булды, бар сөйләшү Казан полициясе турында гына...

Әйе, бу рәвешле дә танылып була. Хәзер Казанны спорт шәһәре дип кенә түгел, маньяк полицейскийлар эшли торган кала дип тә беләләр. Гәрчә, моңа охшашлы вакыйгалар бер Казанда гына булмаса да. Интернетка сорау бирсәң, шәһәрләр тезелеп китә: кайда кыйнаганнар, үтергәннәр, казанлылар кебек көчләү очраклары да бар. Полициядәге әлеге хәлләр Казанныкы гына түгел, ул системалы. Бүген полиция хезмәткәре закон бозса, Эчке органнарның кадрлар бүлеге аның инде алдан ук эшеннән азат ителгән булуын белдерә. Мундирлы бу кешенең закон бозасын алдан каян беләләр икән дип аптырыйм мин.

Милицияне күп акчалар исраф итеп полициягә алыштырдык. Элмә такта гына үзгәртсә иде ул дөньяны. Без моның буш гамәл булуын күп тапкырлар яздык.

Әлбәттә, бар да бер чыбыктан түгел. Әмма бер шапшак сыер бар абзарны буйый. Кызганычка каршы шапшак вакыйгалар күбәйде. Шул вәхшиләр, кыйммәт бәягә төшкән Татарстан данын да пычрата. Андыйлар иң кырыс җәзасын алырга, ә полиция чын реформалар кичерергә, чистарынырга тиеш.

Җәһәннәм биюе

Казан шәһәре Башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Альберт Салихов мөселман зиратында әтисен җирләп, аңа рәсемле таш куйдыру өчен көрәшә. Ул Мәрҗани мәчетенә караган «Мөселман зираты»нда, үзенә аерым ташлама бирүне сорап Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинга мөрәҗәгать итә. Әмма Мансур хәзрәт шәригать кануннарының син түрәме, гади хезмәткәрме дип аермавын, һәркемгә үтәлергә тиешлеген аңлаткач, чиновникның ачуы чыга. «Төкерәм сезнең кануннарыгызга! Мин Русиядә һәм Русия законнары буенча яшим!» – дип игълан итте ул», – ди Мансур хәзрәт.

Бу гамәленең Шәригатькә сыймавын «зур түрә»гә зират директоры Салихҗан хәзрәт Закиров та аңлатып карый. Ләкин Альберт әфәнде карт имамның сүзләрен дә санга сукмый, ә әтисе каберен мәсхәрәләүдә гаепләп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Хәзер «Мөселман зираты»н һәм Мәрҗани мәчете эшчәнлеген көн-төн тикшерү бара. Хокук сакчылары «зур түрә»нең йомышын бик теләп үти булса кирәк.

Газета әлеге теманың икенче сериясен тәкъдим итә. Алга таба да вакыйга сөрешен үз контрольлегендә тотарга вәгъдә бирә. Мәкалә авторы, билгеле журналист Искәндәр Сираҗи газета аша шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, башкалабыз башлыгының, шулай ук республикабыз җитәкчелегенең әлеге башбаштаклыкны күрмәмешкә салышуларына аптырый, мөселманнарның протест акциясенә чыгарга җыенуларын бәян итә.

Ваемсызлык корбаны

Газетаның «Ахырзаман галәмәтләре» сәхифәсендә тагын бер гаделсезлек очрагы тикшерелә. Табибларның ваемсызлыгы аркасында кеше гомере өзелә. Восстание урамында яшәүче Рөстәм Таҗиевның бердәнбер улы Рамил 46 яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Аның хатыны тол, яңа туган сабые ятим калган. Рамил спортчы булган. Дзюдо буенча спорт мастерының алган медальләрен, дипломнарын санап бетерә торган түгел.

5 февральдә Рамил Чабаксар шәһәренә штанга күтәрү буенча чираттагы ярышка бара. Анда җиңү яулый. 200 килограммлы штанганы 3(!) тапкыр күтәрә! Кызганыч, бу аның соңгы тапкыр пьедесталга менүе булган икән. Штанганы ике тапкыр күтәргәннән соң, спортчының сул як күкрәге чәнчеп куя. Бу хакта ул янында булган иптәшләренә дә әйтә. Әмма ярышуын дәвам итә. Күкрәгем чәнчи дип зарланса да, Рамилгә ярдәм күрсәтүче булмый. Бары тик авыртуны баса торган укол гына кадыйлар. Дипломнар тапшырганда төшерелгән фотосурәтләрдә дә Рамил сул җилкәсен бераз салындырыбрак тора. Йөзе дә нурсызланган. Ярышлар тәмамлангач, бернинди укол кадатмаган, дару эчмәгән килеш дуслары белән Казанга кайткан. Рамил өенә кайткач та авыртуы басылмагач, Таҗиевлар ашыгыч ярдәм чакырта. Ә аның бездә ничек эшләвен үзегез дә беләсез.

– Ашыгыч ярдәмне көтә-көтә арып беттек. Ул килмәде. Машина юк, диделәр. Аның урынына табут сала торган кебек кузовлы машина җибәргәннәр. Ул машинада шәфкать туташлары килмәгән бугай. Улым авыртуга зарланса да, кан басымын да үлчәмәделәр, ЭКГ да ясаучы булмады, авыртуны баса торган укол да кадамадылар! Өйдән улымны Можайский урамында урнашкан травпунктка(!) алып киттеләр. Күрәсең, Рамил спортчы булгач, йөрәге авыртырга мөмкин дип уйлап та карамаган табиблар. Мускуллар тартылган дигән нәтиҗәгә килгәннәрдер. Травпунктта да берни эшли алмагач, өебез янында гына урнашкан 13нче хастаханәгә китерәләр. Улым, урамда кыш булуга карамастан, караңгы, салкын кузовта утырып бара. Шәфкать туташы хәтта янына да утырмый. Рамилгә укол кадамау турында әйтмим дә инде. 13нче хастаханәгә килеп җиткәч тә, машина ишеген ача алмый азапландык. Авыру өчен кайчак минутлар, хәтта секундлар да кадерле бит», – дип сөйләгән Рөстәм абыйның кызы.

Баһадир гәүдәле улын җирләгән ата Русия президентына да, Татарстан президентына да мөрәҗәгать юлларга җыена. «Сез спорт командаларына әллә ничә миллион сум акча түгәсез, чит илләрдән әллә ничә миллионлык спортчылар сатып аласыз. Ә үзебездә шөгыльләнүче спортчыларга акчалата булышу гына түгел, медицина ярдәме дә күрсәтә алмыйлар», дип яза ул мөрәҗәгатьләренең берсендә. Исегездә булса, 2008 елның 13 октябрендә яшь, талантлы хоккейчы, Алексей Черепанов арабыздан китте. КХЛ чемпионаты вакытында, «Витязь» (Чехов) һәм «Авангард» (Омск) арасында булган уен тәмамланырга берничә минут кала, яшь спортчының йөрәге тибүдән туктый. Боз сараенда табиблар дежур тормау өстенә, чакырган «Ашыгыч ярдәм» машинасында да кирәкле аппаратура булмый. 19 яшьлек спортчы мәңгегә күзләрен йома.

Газета хәбәрчесенә 13нче хастаханәнең баш табиб урынбасары Еникеева Любовь Михаил кызы аңлатма бирә.

– 46 яшьлек Рамил безнең хастаханәгә китерелгәндә, аның яшәү билгеләре юк иде инде. Сулышы сизелми, йөрәк тонусын тоеп булмый, кан басымы юк. Тик хастаханәгә китерелгән һәр авыруга ярдәм күрсәтергә тиешбез. Рамил Таҗиевны да ярты сәгать реанимация бүлегендә яткырдык. Шул вакыт эчендә өч тапкыр йөрәгенә туры булмаган массаж ясалган, берничә тапкыр адреналин кадалган, шул исәптән йөрәгенә дә. Йөрәгенә ясалган һәр массаждан соң ЭКГ ясалган, – дип аңлатты ул.

13нче хастаханәдә хәбәрчебез белән сөйләшсәләр дә, авыруга беренче ярдәм күрсәткән «Ашыгыч ярдәм» хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марина Воронцовага шалтыраткач, ул: «Әлеге мәсьәләне телефон аша гына чишеп булмый, яныма килегез», – ди. Икенче көнне янына килгәч тә җавап булмады: «Хәзер бу эш буенча тикшерү бара. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан рөхсәт булмыйча, сезгә башка берни дә әйтә алмыйм», – дип тиз генә мине озату ягын карады Марина ханым, дип яза мәкалә авторы Лилия Локманова.

Гладомор татарны кырган

Газетаның бу санында 1921-1922 еллардагы ачлыкның башлыча татар-башкорт башына төшүе турында күләмле язма урнаштырылган. Быел Идел-Уралда булган ачлыкка 90 ел. 2000 елда Татарстанда 1921-1922 еллардагы ачлык турында махсус китап әзерләнә, ләкин аны бастырырга өстән рөхсәт бирмиләр. Украиннар 1932 елгы ачлык турында бөтен дөньяга кычкырганда, 90 ел элек Татарстан,
Башкортстанда булган михнәтләр сер итеп саклана. 1921-1922 елларда күпме татар ачтан кырылганын беркайчан да әйтмәделәр һәм әйтергә дә җыенмыйлар. Чөнки ул чактагы Татарстан башына куелган җитәкчеләрнең үз тамаклары тук булгач, гади халыкта аларның эше юк иде, дип саный галим Марсель Әхмәтҗанов. Журналист Александр Долговның галим белән әңгәмәсе кешеләрнең бер-берсен ашауга кадәр барып җиткән шомлы еллар турында сөйли, бу ачлыкның махсус оештырылганы бәян ителә.

«Безнең гәҗит» газетасы көн кадагындагы башка темаларны да яктырта. Алар белән газетаның интернет сәхифәсе аша тулырак танышырга мөмкин.

Илфат Фәйзрахманов
«Безнең гәҗит» мөхәррире
XS
SM
MD
LG