Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (72)


Зәки Вәлиди (с) һәм Садри Максуди
Зәки Вәлиди (с) һәм Садри Максуди

Садри Максуди белән Зәки Вәлиди бәхәсe

7 гыйнварда утырыш сәгать 12 дә башланырга тиеш була, ләкин бары 13 сәгать 20 минутта гына ачыла. 14 депутат мәҗлескә катнашмый.

Иң элек Токмак (хәзерге Кыргызстан җирендә) татарларыннан килгән телеграмма укыла. Алар Идел-Урал дәүләте төзү карарының чыгуын котлыйлар. Азактагы (Азов) төрек әсирләреннән дә шундый ук эчтәлекле телеграмма килә, ул да укыла. Шуннан соң рәис Садри Максуди “Яшәсен төркләр!” дип өн сала, залдагылар дәррәү кул чаба.

Бераздан Идел-Урал Өлкәсен төзү белән бәйле икенче һәм өченче канун өлгеләре, шулай ук башка өлкәләрдәге милләтләрнең хак-хокукларына кагылышлы икенче канун өлгесе тикшерелә башлый.

Милләт Мәҗлесе 7 гыйнвар утырышында “Идел-Урал Өлкәсендә яшәгән милләтләрнең телләре һәм диннәренең хокукый әсаслары хакында карарнамә” чыгара. Бу документка кергән 25 маддә арасында, ихтимал, иң мөһиме – бөтен милләтләрнең үзара тигез булуын, милли эшләрнең бары тик махсус милли органнар карамагына тапшырылуын, һәр милләтнең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен милли салым җыю хокукына ия булуын, югары уку йортларын тәмамлаганнарның татар, рус, чуаш һәм чирмеш (мари) телләреннән иң киме икесен белүләре мәҗбүри булуын таләп итүче маддә.

Шуннан көн тәртибе буенча, Тупраклы мохтарият һәйәтен (комиссиясен) сайлауга һәм анда сайланучыларның вазифаларын билгеләү тәртибен тикшерүгә күчелә.

Зәки Вәлиди сүз ала да болай ди: “Мин бүген яки иртәгә китәм. Бу көннәрдә башкорт корылтае башлана. Мин анда катнашачакмын. Шуңа күрә, минем өчен Милләт Мәҗлесеннән җавап алып, аның карарын ишетеп китү яхшы булыр иде. Без Милләт Мәҗлесе һичбер милләтнең хокукына һөҗүм итми дип уйлый идек, шуның өчен дә үз фикеребезне белдерүне мәслихәт күрдек. Бәлки кабул итәрсез, бәлки итмәссез. Кабул итмәсәгез, без сезгә бүтән кушылмабыз. Иң киме мин кушылмам һәм депутатлыгымнан да баш тартырмын. Сезнең вәкилегез килде (Галимҗан Ибраһимовның Оренбурка барып килүе күздә тотыла), без аны тыңладык, ул белдергән маддәләрне дә кабул иттек. Хәзер инде вәкил буларак без килдек. Карарнамәбезне сезгә белдерәбез. Ул кабул ителәчәкме, юкмы? Нәтиҗәне белеп китү мөһим”.

Зәки Вәлидигә Садри Максуди җавап бирә: “Мөхтәрәм әгъзалар вә мөхтәрәм башкорт вәкиле! Без – бөтен төрк-татар халкының Милләт Мәҗлесе. Безнең билгеле бер территориядә ил төзү турында карарыбыз бар. Аның 3 маддәсе әзерләнде. 1917 елның 29 ноябрендә кабул ителгән бу карарның 3 маддәсендә “бу даирә (территория) (Көньяк Урал һәм Идел буе дәүләте) эчендә аерым кечкенә дәүләтләр булырга тиеш түгел дип әйтелә. Менә без биредә бу рәвештә дәүләт төзүнең кирәклеген һәм аның эчендә икенче бер дәүләт булуына түзмәвебез кирәклеген ассызыклап әйткән идек. Мишәрме, типтәрме, башка берәүләрме бу чикләр эчендә аерым дәүләт төзергә теләсәләр, без нәкь менә бу маддәне укып җавап бирәбез. Моңа карамастан, мөхтәрәм башкорт вәкиле Зәки Вәлиди белдергән карарнамәгә җавап бирү эшен Тупраклы мохтарият комиссиясе карамагына тапшыруны тәкьдим итәм”.

Шулай итеп, Садри Максуди Зәки Вәлиди тәкьдимнәрен тулысынча инкяр итми, сөйләшүләр өчен ишекне ачык калдыра. Зәки Вәлиди чыгышын дәвам итеп, "съездда, ягьни Милләт Мәҗлесендә карарлар биреләчәк" дигәч, залдан "съезд түгел бу!" дип кычкырган тавышлар ишетелә. Вәлиди, “ярар, алайса Милләт Мәҗлесендә карарлар булыр” ди. Моңа да каршы килүчеләр табыла, алар “карар түгел, канун бу “ дип кычкыралар. Зәки Вәлиди сүзен дәвам итеп, “комиссия белән сөйләшербез, тик Милләт Мәҗлесенең сүзен башкортларга аңлату мөмкин булмады диярбез” дигән җөмләне әйтә. Залда “бу – ультиматум!” дигән репликалар яңгырый.

7 гыйнвар утырышында, Идел-Урал Өлкәсен төзү эшләрен йөртү максатында, Тупраклы мохтарият һәйәте тәшкил ителеп, аның төзелүе һәм вазифалары хакында 17 маддәлек карарнамә кабул ителә. Аның төп пунктлары түбәндәгечә: һәйәт Милләт Мәҗлесе тарафыннан 18 кешелек итеп сайлана (4 кеше – алмаш әгъзалар), һәйәткә башка милләтләрдән дә кеше сайлана ала, өлкәне (дәүләтне) төзү эшенә керешү өчен, Уфада конференция оештырыла, һәйәтнең даими эшләү урыны – Казан шәһәре.

8 гыйнвар утырышында Тупраклы мохтарият һәйәте әгъзалары сайлана. Аңа Галимҗан Шәрәф, Сәгыйть Янгалычев, Фатих Мөхәммәдьяров, Нәҗип Хәлфин, Сәлах Атнагулов, Газиз Гобәйдуллин, Ильяс Алкин, Фатих Сәйфи керә. Сайлау нәтиҗәләре буенча, Садыйк Габдуллов алмаш әгъза итеп билгеләнә.

Шуны әйтү кирәктер: “төркчеләр” фракциясе һәйәткә бер кешесен дә бирми, икенче яктан, һәйәт Уфада түгел, ә бәлки Казанда эшләячәк дип билгелиләр. Моннан күренә ки, йә алар һәйәт төзү мәсьәләсен җитди эшкә санамаган, йә һаман да әле тупраклы автономиягә каршы булуларын күрсәткәннәр. Һәйәткә япь-яшь, тәҗрибәсез кешеләрне сайлаулары да бу фаразны куәтли генә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG