Accessibility links

Сәфәров китабы: шикле кешене җәзалау урынлы


Сәфәровның бу китабы узган елның октябрендә аның юбилей кичәсендә таратылды
Сәфәровның бу китабы узган елның октябрендә аның юбилей кичәсендә таратылды

Полиция җәнҗалы көчәя барганда Әсгать Сәфәров китабының азаплау һәм үтерү турындагы өлешләре игътибар җәлеп итте.

Күптән түгел генә Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевтән шелтә алган, Татарстан эчке эшләр министры вазифасын югалтып Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы булып калган Әсгать Сәфәровның биш ай элек басылган китабы Казан полициясенең рәхимсезлегенә бәйле күтәрелгән зур җәнҗалдан соң игътибар үзәгенә чыкты.

Казанда оешкан җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәшкә багышланган “Казан феноменының ахыры” дип аталган, урыс телендә басылган китапта Сәфәров үлем җәзасын бетерүгә каршы булуы һәм рәхимсез азаплауларны аңлавы турында яза.

“Кешелеклелек тарафдарлары” миңа таш атса да, мин чын күңелем белән башка кешенең гомерен алган җинаятьче үз гомере белән түләргә тиеш дип исәплим. Һәм бу бик тә кешелекле. Урта гасыр рәхимсезлегенең мантыйкка нигезләнүче үз аңлатмасы бар – әгәр кеше үтерүчене берничә мәртәбә җәзалап булмый икән, башкалар күрсен өчен аның гомерен мөмкин кадәр ныграк авырттырып алырга була”, дип яза генерал Сәфәров.

Китап инде гыйнвар уртасында ук тәкъдим ителгән һәм журналистлар бу чараны шактый киң яктырткан булса да, Казанның “Дальний” полиция бүлегендә Сергей Назаровның азаплап үтерелүеннән соң зур җәнҗал күтәрелгәч кенә аның рәхимсезлек турындагы мондый юллары игътибарны җәлеп итте.

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов Азатлык радиосына әлегә Сәфәровның бу мемуарын укымаганлыгын, әмма аны җентекләп өйрәнергә кирәклеген әйтте.

“Азаплауларның тыелган булуы бершартсыз таныла. Бернинди шартларда, бернинди очракта да азаплау кулланылырга тиеш түгел. Бу канун бар дөньяга карый. Аз гына йөкле булу мөмкин булмаган кебек, аз гына азапларга да ярамый. Азаплаулар йә була, йә булмый”, - диде Шолохов.

Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Анатолий Кучерена Сәфәровны вазифасыннан алырга чакырды.

Анатолий Кучерена
Анатолий Кучерена
“Әгәр дә матбугатта аның бу китабы турындагы хәбәрләр дөрес булса, эчке эшләр министрлыгында андый кешегә урын юк, бигрәк тә җитәкчелектә урын юк. Йә ул үзе гариза язарга тиеш, йә аны вазифасыннан алырга кирәк”, диде Кучерена.

Русия дәүләт думасындагы "Бердәм Русия" фиркасе депутаты, армия генералы, ФСБның элекке җитәкчесе Николай Ковалев исә, Сәфәров вазифасыннан алынса, җинаятьчеләр бәйрәм итәчәк дип Татарстан полициясе башлыгына яклау белдерде. Ковалев Сәфәровны башка җитәкчеләргә үрнәк итеп күрсәтеп, "кризис шартларында башка полиция җитәкчеләре дә шулай эш итәргә тиеш", диде.

Назаровның үлеменнән соң Казанда ризасызлык белдерүләр, полиция хезмәткәрләренең канунсыз гамәлләре турында яңа шикаятьләр килү дәвам итә. Элегрәк Казан хокук яклау үзәгенә полиция хезмәткәрләренең канунсыз гамәлләренә карата шикаятьләр аена бер-ике генә килә торган булса, соңгы 12 көндә инде ун кеше мөрәҗәгать иткән.

Русия тикшерү комитетына исә утызлап шундый шикаять килгән.
XS
SM
MD
LG