Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Франциядә соңгы террор гамәлләреннән соң, андый җинаятьләргә каршы тору чараларының берсе итеп президент Николя Саркози экстремист сайтларга кергәннәрне төрмәгә утыртырга тәкъдим итә.

Мөселманнар күпләп яшәгән Франциядә интеграция һәм исламның секуляр җәмгыятьтәге урыны еш бәхәс куптара. Моңа Тулуз шәһәрендәдәге фаҗига яңа сулыш бирде - җиде кешене, шул исәптән гаепсез балаларны атып үтергән кешенең бер мөселман булуы ачыкланды.

Хәзер Франциядә ислам һәм иммиграция темасы яңадан игътибар үзәгендә.

Сайлау алды чаралары

Бәхәсләр илдә президент сайлауга бер ай вакыт калган көннәрдә кызганнан кыза бара.

Вакыйгадан файдаланып үзенә күбрәк тавыш җыярга теләгән сәясәтчеләр террорга каршы үз тәкъдимнәрен алга сөрә. Алда яңадан сайланырга теләгән хәзерге президент бара.

Башта Саркози милли бердәмлек нотыклары белән террор һөҗүмен дингә сылтаудан үзен чикләргә тырышса, президентлык ярышындагы үтә-уң оппозиция тарафы террорны җинаятьченең диненә нигезләгәч, моңа кушылып "ислам куркынычы һәм ислам терроры" бәхәсен ачып җибәрде.

Саркозиның бәхәсле тәкъдиме

7 кешенен гомерен өзгән террорчы, 23 яшьлек Мөхәммәт Мира полиция тарафыннан үтерелгәннән соң Страсбургта сайлау алды чараларына катнашкан Саркози, Франциядә террор өндәүләренә юл куймаячагын белдерде.

Саркози бу чыгышында үзенен яңа тәкъдимен дә әйтеп бирде.

Саркози фанатик карашлар тараткан интернет сәхифәләрен карап барганнарга, балигъ булмаган балалар төшерелгән порносайтларына кергәннәр кебек ук мөгамәлә итү кирәклеген әйтте. Франция президенты фикеренчә, "милләтара нәфрәт һәм көч куллануны өндәгән сәхифәләргә карап барганнар теркәлергә һәм аларга төрмә җәзасы бирелергә тиеш. Ягъни педофиллар (сөбьянчылар) кебек ук, экстремист эчтәлекле сәхифәләргә кергәннәр дә хөкемгә тартылырга тиеш.

Франциядә бала порносы тәкъдим иткән канунсыз сайтларга дәвамлы керергә тырышкан кулланучылар 2 ел төрмәгә һәм 30 мең евро акчалата җәзага хөкем ителә. Саркозинең экстремизмга каршы яңа карарында да шул ук җәза башкарылырмы, әлегә билгесез булып кала.

"Карар фикер иреклеген куркыныч астына сала ала"

Саркози бу чыгышы белән журналистлар һәм хокукчыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Алар бу гамәлнең киң мәгънәдә сүз иреклеген куркыныч астына салачагы турында кисәтте.

"Чикләр танымаган журналистлар" төркеменең матбугат торышын күзәтү офисы башлыгы Луци Мориллон фикеренчә, бер сәхифәгә гади генә кереп карауны җинаять эше белән бәйләү дөрес түгел.

Беренчедән, кемнең кайсы сайтка кереп каравы ничек тикшереләчәге бәхәсле. Бу очракта Иран, Кытай, Төньяк Корея кебек тоталитар илләрдәгечә хакимият интернетны контроль итә башлаячакмы? Бу сорау ирекле журналистларны хафага сала.

Икенчедән, мондый канун гамәлгә ашса, илнең демократик кыйммәтләре белән гасырлар буена горурланган Европада үзен үрнәк санаган Франциядә сүз иреклеге кыйммәтенә тап төшерә ала.

Матбугат адвокаты Кристоф Бигот фикеренчә, бер кешенең экстремист фикерләр урын алган сайтка керүе ул кешенең бу фикерләр белән тәмам килешүен, аның белән гамәл кылырга әзер булуын аңлатмый. Мондый карар белән кешене ансат кына хөкем итү бик хәтәр адым булыр, кеше иреклегенә зур зыян салуы ихтимал.

Тоталитар илләргә "аяныч" үрнәк

Kарарның дөнья сәясәтенә тәэсире мәсьәләсенә килгәндә, Европa иле буларак Франциянең бу гамәле тоталитар илләр өчен менә дигән үрнәк тәшкил итүе ихтимал. Алар бу канунны үзенчә файдаланып, глобаль агымга ияреп башкарырга мөмкин.

Милләтара нәфрәт, экстремист караш төшенчәләре, мәгълүм булганча, тоталитар илләрдә үзенчә шәрехләнә. Кытай, Иран шул исәптән Русия кебек илләрдә экстремист сәхифәгә кергәннәрне әлеге сылтау белән фикер иреклегеннән, ә аннары инде үз иреклегеннән дә мәхрүм итәргә тырышу очраклары булачак дип инде бүгеннән үк әйтеп була.

XS
SM
MD
LG