Accessibility links

Әфганстанда шартлаудан биш кеше һәлак булды


Әфганстанның көньягындагы Урузган виләятендә юлга куелган бомба шартлаудан кимендә биш кеше һәлак булган.

Вилаятнең иминлек көчләре башлыгы Гулаб Хан әйтүенчә, шартлауда Әфганстанның элекке сенаторы, бер аксакал һәм аның ике тән сакчысы да һәлак булган.

Урузган хакимияте әйтүенчә, элекке сенатор Хәйре Җан Урузган виләятендә тынычлык урнаштыру өчен җирле халыкны берләштерү эше алып барган булган.

Әлегә беркем дә бу һөҗүм өчен җаваплы булуын белдермәгән.
XS
SM
MD
LG