Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

Украина табиблары Тимошенконың авыру булуын таныды


Украина табиблары төрмәгә ябылган элекке премьер-министр Юлия Тимошенконы хастаханәгә салырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

Тимошенко вазифалары кысаларыннан чыгуда гаепләнеп Харьков колониясенә озатылды.

Ул Украина табибларын үзен тиешенчә дәваламауда гаепләп чит ил табибларын таләп итте.

Моңарчы Украина хакимиятләре Тимошенконың авыру булуын яки аңа тиешлек мөнәсәбәт күрсәтелмәвен кире кагып килде.

Инде хәзер Тимошенконың авыру булуын хөкүмәт билгеләгән табиблар да таный.

XS
SM
MD
LG