Accessibility links

Европол: Европага эчке ислам террорчыларыннан куркыныч яный


Европага эчке террорчылардан яңа “җиһад куркынычы” яный дип игълан ителде.

Европол башлыгы Роб Уэйнврайт Европаданың үзендә үсеп чыккан эчке ислам террорының яңа төре күпкә таркалганрак һәм аны ачыклау мәгълүм челтәрләрдәгеләр белән чагыштырганда авыррак диде.

Бу атнада Франциянең Тулуз шәһәрендә җиде кешене, шул исәптән өч баланы атып үтергән, чыгышы белән Әлҗәзәирдән булган Франция ватандашы кулга алганда атып үтерелде.

Уэйнврайт Франциядәге һөҗүмнәрдә әл-Каидәнең яшерен тәэсирен күрүен дә әйтте.
XS
SM
MD
LG