Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Көньяк Кореяны Төньяк Кореядан аеручы районда булды


АКШ президенты Барак Обама Көньяк Кореядагы сәфәре вакытында Төньяк һәм Көньяк Кореяны аеручы җирлектә булды.

Обама андагы американ хәрбиләре белән очрашты һәм аларны “ирек чиген” саклаучылар дип атады. Бүген соңрак Американ президентының Сеулда сөйләшүләре каралган. Дүшәмбе Сеулда ким дигәндә 50 ил җитәкчелеге катнашында атом куркынычсызлыгы саммиты узачак.

Русия һәм Кытай башлыклары белән икеяклы сөйләшүдә Обаманың Иран һәм Төньяк Корея атом программалары турында фикер алышачагы хәбәр ителә.

Бу көннәрдә АКШ Пхеньянның апрель аенда ерак арага оча торган ракета белән галәмгә ясалма иярчен чыгарырга ниятләвенә борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG