Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лузиана штатында беренчел сайлауда Рик Санторум җиңде


Лузианада узган АКШ президент намзәтләрен беренчел сайлау, ягъни праймеризда Республиканнар фиркасеннән элекке сенатор Рик Санторум җиңде.

Шулай итеп бүгенге көндә Санторум 11 штатта җиңү яулады. Беренчелектә Митт Ромни бара. Аның августта үтәчәк республиканнар корылтаенда хәзергә 563 делегат тавышы бар. Санторумның Лузианага кадәр 263 мандаты бар иде.
XS
SM
MD
LG