Accessibility links

Тель-Авивта мөмкин сугышка каршы демонстрация узды


Тель-Авивта шимбә кичен меңгә якын кеше мөмкин сугышка каршы демонстрациядә катнашты.

Җыелган халык Иранга мөмкин хәрби һөҗүмгә протест белдерде. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуның Биби кушаматын кулланып һәм саклану министры Эхуд Баракка мөрәҗәгать итеп алар: “Биби һәм Барак сугыш ул уенчык түгел” дип кычкырдылар. Шигарьләр арасында: “Иранлылар без беркайчан да сезгә һөҗүм итмибез. Без сезне яратабыз” дигәннәре дә бар иде.

Акцияне оештыручыларны бу көннәрдә Facebookта бер Израил гаиләсенең шундый ук язулар белән үз фотоларын урнаштыруы рухландырган.

Митингка чыгучыларның күпчелеге кызыл байраклар селкеп Нетаньяһуга каршы шигарьләр кычкырды.
XS
SM
MD
LG