Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Медведев: Сүриядәге низагны җайлау тырышлыгында Мәскәү Аннанны яклый


Мәскәү БМО һәм Гарәп дәүләтләре лигасының Сүриягә җибәрелгән махсус вәкиле Кофи Аннанның уңышына ышана һәм аны бу эшендә яклаячак. Әлеге хакта Русия президенты Дмитрий Медведев Аннан белән очрашуда белдерде.

Медведев Аннанга тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм бу Сүриядәге ватандашлар сугышыннан саклап калу өчен соңгы мөмкинлек булу ихтималлыгын ассызыклады.

Аннан үз чиратында Сүриядәге низагны җайлауда Русия ярдәменә өметләнүен әйтте.

Мәскәүдән Кофи Аннан Пекинга китәчәк. Русия һәм Кытай элегрәк Сүрия хакимиятен тыныч халыкка карата көч куллануны тәнкыйтьләгән БМО иминлек шурасы резолюциясен кабул итүне чикләде.

Бер ел эчендә Сүриядә меңнәрчә кеше үлде.

XS
SM
MD
LG