Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Саклаучы" сыны: җәмәгатьчелек Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте


Ел саен Болгарга меңнәрчә мөселманнар килә
Ел саен Болгарга меңнәрчә мөселманнар килә

Бер төркем мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге Болгарга канатлы барс сынын куюга протест белдереп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте.

Мөрәҗәгатьтә канатлы барс сынын халык белән киңәшмичә куюга ризасызлык белдерелә. Билгеле булганча, әлеге сынны финансланучы “Яңарыш” фондында акча халыктан да җыелды. Шуңа мөһим карарлар кабул иткәндә халык фикеренә игътибар итү бик мөһим.

“Бу карар әлеге җирләрне татар халкы дәүләтчелеге символы һәм исламның бишеге дип санаган республиканың мөселман җәмәгатьчелеге белән берүк вакытта үзен Татарстан белән бәйләүче барлык халыкта протест һәм ачу тудырды. Без сынның сәнгати ягын гына түгел, ә аның һәйкәл буларак куелу урыны һәм максатын да башбаштаклык дип саныйбыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

"Саклаучы" сыны. Авторы - Даши Намдаков
"Саклаучы" сыны. Авторы - Даши Намдаков
Шулай ук анда әлеге сынның Болгарның чын тарихын һәм рухи мирасын гәүдәләндермәве ассызыклана. Аны ак барс һәм Татарстан дәүләт символикасында кулланылучы образ белән бәйләргә тырышу да бары аңлашылмаучанлык тудыруы әйтелә, чөнки ул кыяфәте белән күбрәк һөҗүмгә әзер торучы, мәҗүсилек мифологиясендәге хәшәрәткә ошаганы әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә әлеге сынның куелуы мөселманнарны мыскыл итү буларак бәяләнәчәге белдерелә. Шулай ук дөнья мөселман җәмәгатьчелеге алдында да Татарстанның абруе төшәчәге ассызыклана. Моннан тыш, сынның Болгарга туры килмәве турында тагын шактый гына дәлилләр китерелә.

Мөрәҗәгатьне тулырак итеп Бөтендөнья татар яшьләре форумы сәхифәсендә укырга мөмкин. Шунда ук әлеге мөрәҗәгатькә имза җыю да бара.
XS
SM
MD
LG