Accessibility links

Көньяк Осетиядә президент сайлауның икенче туры 8 апрельдә узачак


Көньяк Осетиядә узган президент сайлауда КГБның элекке башлыгы Леонид Тибилов алдарак бара.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Белла Плиева белдерүенчә, ул барлыгы 42% тавыш казанган. Икенче турга шулай ук кеше хокуклары өчен җаваплы Давид Санакоев чыккан. Ул барлыгы 24% тавыш җыйган.

Сайлау бүлекләрендәге барлык кәгазьләр дә эшкәртелгән. Икенче тур 8 апрельдә үтәчәк. Оппозиция башлыгы Алла Джиоева бу сайлауда үз намзәтен чыгармады. Ноябрьдә узган сайлауда ул җиңү яулаган иде, әмма ул сайлау нәтиҗәләре кире кагылды.
XS
SM
MD
LG