Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә 54 атом реакторының берсе генә гамәлдә калган


Япониядә бүгенге көндә 54 атом реакторының бары берсе генә гамәлдә калдырылган.

ТЕРСО энергетик идарә ширкәте бүген "Касивадзаки-Карива" атом электр станциясенең алтынчы энергоблогы эшен мәҗбүри техник тикшерү өчен туктатты. Ул Япониянең үзәк өлеше, шул исәптән Токионы да электр энергиясе белән тәэмин итә иде.

Соңгы реакторны тикшерүгә май башында туктатырга уйлыйлар. Әлеге чаралар "Фукусима-Дайичи" атом электр станциясендәге кебек хәлләр килеп тумасын өчен уза.
XS
SM
MD
LG