Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция хезмәткәрләрен яңадан аттестацияләү үткәрелергә мөмкин


Русия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимов тиешле сәяси карар булса, министрлык хезмәткәрләрен яңадан аттестацияләү үткәрелергә мөмкин диде.

Полиция хезмәткәрләрен яңадан тикшереп аттестацияләү таләпләре Казанның “Дальний” полиция бүлегендә Сергей Назаровның азаплап үтерелүеннән соң яңгырый башлады.

Иртәгә Мәскәүдә эчке эшләр министрлыгы бинасы янында полициянең канун бозуларына каршы рөхсәт ителгән пикет узачак. Протест чарасын “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте оештыра. Анда Казандагы шундый пикетларда катнашкан кешеләр дә килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG