Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Израил БМО Кеше хокуклары шурасы белән хезмәттәшлекне туктата


Узган атнада БМОның Кеше хокуклары шурасы оккупацияләнгән Көнбатыш ярдагы яһүд утарларын тикшерергә карар иткәч бүген Израил бу шура белән хезмәттәшлекне туткатуын белдерде.

Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Йигал Палмор Кеше хокуклары шурасының Көнбатыш ярны тикшерү өчен җибәрәчәк төркеме анда да, Израильгә дә кертелмәячәк диде.

Узган атнада шура Израилнең Көнбатыш ярда һәм Көнчыгыш Иерусалимда яһүд утарлары төзүен хөкем итте һәм анда тикшерүчеләр җибәрәчәген белдерде.

Кушма Штатлар бу карарга каршы тавыш бирде, Израил карар обьектив түгел дип хөкем итеп чыкты. 1967 елгы сугышта Израил көчләре басып алган Көнбатыш ярда һәм Көнчыгыш Иерусалимда 500 мең яһүд һәм ике ярым миллион фәләстинле яши.

Халыкара юстиция мәхкәмәсе яһүд утарлары канунсыз рәвештә төзелә дип саный.

XS
SM
MD
LG