Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл эшкуарлары: "Инвестор кертү зыянга булды"


Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарлары җитештергән тауарлар белән таныша
Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарлары җитештергән тауарлар белән таныша

24-25 мартта Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены булып узды. Төбәкләрдә яшәүче эшкуарлар тупланып, милли капитал булдыру турында фикерләште.

Җыен эшендә 27 төбәктән 324 вәкил катнашты. Авыл эшкуарларының күпчелеге читтән, татарстанлылар – 60 кеше. Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул җыенда артык озак нотык тотмады. “Авыл кешеләре – эш атлары, сездән тәкъдимнәр бар икән, бергәләп мәсьәләләрне хәл итүне уйлашыйк” дип әйтте.

Әйтергә кирәк, җыен бик оешкан төстә узды. Кыска чыгышлар, конкрет кешеләр, реаль тәкъдимнәр. Авыл кешеләре озак купшы сөйләргә өйрәнмәгән, үзләре өчен нәтиҗәле хезмәтләре сөйли.

"Логистик үзәк булса, җитештергән тауарны сату җиңелрәк"

Расих Латыйпов – данлыклы Гали авылы эшмәкәре. Ул Русиядә беренче булып хәләл ит җитештерүне җайга салган кеше. Үз ит цехында ел саен 500 тонна хәләл ит җитештерә. Гали авылы яшелчә үстерү белән дә дан тота. Һәр йортта диярлек теплица, кыяр, помидор үстереп, шулар белән сәүдә итеп, көн күрәләр.

Расих Латыйпов
Расих Латыйпов
“Авылда 230 теплица бар, елына мең тонна помидор, 500 тонна кыяр үстерелә. Моңа кадәр безнең тауар тирә-яктагы өлкәләргә генә түгел, ерак төбәкләргә дә тарала иде. Ләкин соңгы вакытта яшелчәләрне сату эше бик авырлашты. Халык Кытай, Төркия җитештергән яшелчәләрне сатып ала башлады, алар арзанрак. Ләкин безнең яшелчәләр экологик яктан чиста һәм сыйфатлы, бернинди химикатлар кушмыйча үстерәбез, шуңа кыйммәтрәк чыга.

Татарстан бу эштә ярдәм итә алса, мәсәлән, ниндидер бер күпләп сату базасын булдырып, килешүләр төзеп, сәүдә эшен бергә алып барсак, җиңелрәк булыр иде.

Хәләл ит тауарларын да бер җирдән сату дөресрәк булыр иде. Берәр логистик үзәк булдырырга кирәк, беренчедән, бу хәләл ит җитештерүчеләрне бергә туплый, икенчедән, сәүдә эшен җайга салачак.

Хәләл ит җитештерү әлегә татар егетләре кулында, без бөтен Русияне сыйфатлы ит ризыклары белән тәэмин итә алабыз”, диде ул үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда хәләл-хаб проекты тормышка ашырылачагы турында игълан итте. “Моннан тыш, без 30 августта Республика көненә туры китереп, агропромпарк ачарга ниятлибез, монда төбәкләрдә яшәүче татар эшкуарларына да үз тауарларын сатарга мөмкинлек туачак”, диде ил башы.

Бөгелмә районының Карабаш авылында яшәүче Фәрит Нәбиуллин татар токымыннан булган атлар тәрбияли. Ул аларны бөртекләп дигәндәй, бөтен Русия буйлап җыйган. Бүген аның хуҗалыгында 25 татар токымлы ат бар. “Татарстанда чит ил чабышкыларын зур акчаларга сатып алып кайталар, ләкин алар белән берсен дә шаккатырып булмый, акча гына исраф. Республика хакимияте үзебезнең нәсел атларын үрчетү турында – ләм-мим”, ди ул.

Фәрит Нәбиуллин
Фәрит Нәбиуллин
– Татар атсыз – канатсыз. Татарның нәселле атларын саклап каласым килде. Бездә авыл хуҗалыгында шаккатыру белән шөгыльләнү дә бар. Мәсәлән, тәвә кошларын алып кайттылар, ул бит Африка илләрендә яши, мондагы шартларда аларга авырга туры килә. Һолландиядән кайтарылган сыерлардан могҗиза көтәргә кирәкми. Бездәге 40 градус салкыннарда чит илдәге кебек савымны арттырып булмый. Ә менә атлар өчен бездә җәннәт! Ите дә, кымызы да менә дигән тауар бит!

25 биядән көненә 60 литр кымыз савабыз. Җәйгә бияләрнең саны 35-40ка җитәр дип торабыз. Кымыз җитештерүнең көненә 100 литрга кадәр үсәчәк. Кымызның бер литры 50 сум тора, көн саен 5 мең керә дигән сүз. Кызганычка каршы, бездә татарлар җитештергән сыйфатлы тауарга реклама да җитешеп бетми. Ат итен ашау, кымыз эчү турында сөйләнми, халыкка аның файдасы турында аңлатылмый. Шифаханәләргә күпме чыгып карадым, булмый! Үзаллы эшләү, карар чыгару җитми безгә, бу эштә дә президент, премьердан килеп ирешкән әмерне көтәләр”, ди Фәрит абый.

Авыл халкы үз җирендә хуҗа булудан туктады

Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге татар авылларына игътибарны арттыра. Берничә ел элек Татар авыллары ассоциациясе төзелде, Конгрессның җиңел кулыннан Русиядәге иң зур авылларда Бөтенрусия татар авылы Сабан туе уза башлады. Читтәге авыллар гөрләп тора: Шыгырдан ит сата, бөтен Казанны хәләл тауар белән тәэмин итә. Галиләр яшелчә үстерә, Мордовия татарлары бөтен Русиягә көнбагыш сатып, көн күрә. Алар белән чагыштырганда Татарстан авыллары ятим булып читтә торып кала. Бер уйласаң, республика авылларында шул ук тырыш татар яши.

Татарстан авыллары инвесторлардан зар елаганда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәк тә, Конгресс та аларны яклап чыкмады. Татар авыллары инвесторларга каршы ялгызын көрәште, алар турында республикада бер-ике журналист гына язды. Барысы да Яшел Үзәннең Күги авылы кебек көчле була алмады, әкренләп эшсезлектән татар ирләре авыллардан чыгып китәргә мәҗбүр.

Фәрит Нәбиуллин фикеренчә, Татарстан авылга инвесторлар кертеп, республика нык оттырды.

“Читтәге татар авыллары нык үсештә, чөнки алар үз җирләренә үзләре хуҗа. Ә бездә халыктан җирләрен тартып алдылар, читтән килүчеләр җир эшкәртә башлады. Карагыз, “Вамин” таркалды, бертуган Хәйруллиннар хуҗалыкларын сата. Алар авылга әйләнеп тә карамадылар, инвесторлар көне-төне офиста утырып акча гына санады. Җирнең кадерен белмәделәр. Җиргә хуҗа бары тик авыл кешеләре генә була ала иде.

Европада һәр фермерга 100 гектардан артык җир бирмиләр, 100 баш сыердан күбрәк асрарга ярамый. 102 сыер була икән, аларга өстәмә салым, штраф билгеләнә”, ди ул.

"Инвестордан зыян гына..."

Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстанга җирләре терәлеп торган Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Урта Шөн авылы җирлеге башлыгы Мансур Фәләхетдинов та чыгыш ясады. Авылларында татар мишәрләре яшәмәсә дә, мактанырлык хезмәтләре шактый. Урта Шөндә 2300 кеше яши.

Мансур Фәләхетдинов
Мансур Фәләхетдинов
“Бездә инвесторлар юк. Һәр кешенең үз җир биләмәләре бар, бер метр җир дә сатылмады. Үзләре җирне эшкәртмәгән кешеләр башкаларга яисә колхозга арендага бирә. Безгә, киресенчә, җир җитми, 6 мең гектар җирнең бер адымы да чәчелми калмый. Авыл җирлегендә 768 шәхси хуҗалык бар. Халык иген игә, кыяр, помидор, кәбестә, кишер, суган, чөгендер үстерә. Терлекчелек, казчылык тармаклары уңышлы эшли. Уйлап карагыз, безнең авыл яз көне дә ярминкәләргә дистәләгән машинага тауарларын төяп шәһәргә барып сата. 37 мең кешелек шәһәр халкын көндәлек ризык белән тәэмин итәбез. Хәтта ризыгыбыз Кукмара, Мамадыш халкына да җитә.

700 баш малы булган терлекчелек фермасы эшли. Үзебез сөтне эшкәртәбез, кечкенә сөт заводыбыз бар, пакетларга тутырып, якындагы шәһәр, авыл халкына сыйфатлы сөт сатабыз. Пилорамабыз бар, төзелеш материалларын, бураларны ерак өлкәләрдән килеп алалар”, дип сөйләде Мансур әфәнде.

Җыенда Пензаның иң эре эшкуарларның берсе, чыгышы белән Пензаның Кикин авылыннан булган Камил әфәнде Дәүләткамовны мактадылар. Төрле тармакта хезмәт куя Камил әфәнде. 350 мең гектар мәйданда иген чәчә, шулай ук “Кука” исемле су җитештерә. Көненә 500 тонна су шешәләргә тутырылып, Русия буенча тарала. Моннан тыш, Камил әфәнденең хуҗалыгында 2 мең баш болан асрыйлар. Аның ите деликатес булып санала, шулай аның мае фармацевтикада кулланыла. Сөләйман балыгы үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнә. Камил әфәнде барысы да алдында алтын куллы хуҗа дип макталды. Ул үзенең туган авылында мәчет күтәргән, мәктәпне яшәтер өчен үзеннән зәкят чыгара.

Камил әфәнде җитештергән су 2004 елда “Русиянең иң яхшы суы” исеменә лаек булган, ул инде Пензаның брендына әверелгән. Русиянең дистәдән артык зур шәһәрләрендә эре супермаркетларда аның шешәдәге суы сатыла, ләкин Татарстанда ул юк. Аның сүзләренчә, Татарстан базарына үтеп керү катлаулы эш.

Татарстан базарына татарлар үтеп керә алырмы?

Камил Дәүләткамов
Камил Дәүләткамов
“Мондый җыенда беренче тапкыр катнашам. Төрле төбәкләрдән җыелган татар эшкуарлары, чыннан да, үзләренә кирәкле элемтәләр булдырып эшләрен җайга сала алу өчен менә дигән форсат. Татар эшкуарларның Татарстанда туплануы зур эш. Үз тауарларыбызны республика базарында тәкъдим итеп, сәүдә итү мөмкинлеген кулдан ычкындырырга ярамый. Татарстан – үзенчәлекле төбәк, монда үтеп керү авыр, көндәшлек тә зур, ләкин биредә Татарстан президенты үзе булды, аның сүзләре буш булмас дип уйлыйм”, диде ул.

Татарстан башлыгыннан татар эшмәкәрләренә артык вәгъдәләр бирелмәде. Әйтергә кирәк, Татарстанның зур кибетләрендә, читтә татарлар җитештергән түгел, хәтта үзебезнең республика тауарларын табу авыр. Берничә ел элек Миңтимер Шәймиев Татарстан президенты булган вакытта кибетләр буйлап экскурсиядә йөрде. Кибет киштәләрендә чит илдән кайтарылган бәрәңге, кишер, суганны күреп бик гаҗәпләнгән иде. “Биектауда сарымсак үстермиләрме әллә?” дигән сорау куйгач, экскурсиянең нәтиҗәсе булып, кайбер супермаркетларда “Татарстанда эшләнгән” дигән язулы тауарлар барлыкка килде. Шулай да әлегә авыл халкы үз җитештергәнен шәһәргә килеп ярминкәләрдә арзанга сатарга мәҗбүр.

Җыенда татарларның җитештерүе хәләл булырга тиеш дип ассызыкланды. Үз көчең белән тапкан малның бәрәкәте күп була, шулай ук зәкят биреп, татар эшмәкәрләре үзара татар мәктәпләрен, театрларны, мәчетләрне яшәтү өчен ярдәм күрсәтү турында сүз алып барды.

Икенче көнне татар малтабарлары Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларын күреп, андагы татарларның яшәеше белән танышты.
XS
SM
MD
LG