Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар тарихында беренче мәртәбә уртак Нәүрүз узды


Нәүрүз бәйрәмендә
Нәүрүз бәйрәмендә

22 мартта Самар шәһәренең ял итү урыны саналган Арена бинасында таҗик, азәри, үзбәк, кыргыз, төркмән, татар, казах милли-мәдәни үзәкләре дүрт сәгатьлек шау-шулы тамаша уздырды.


Түрәләр уртак бер Нәүрүз уздырырга тәкъдим итсә дә, татарларның бу мәсьәләгә үз фикерләре булды. Үзебезнең Нәүрүз калачак, шул ук вакытта уртак Нәүрүздә дә катнашачакбыз, диделәр. Шул ук юлны казахлар сайлап алды.

Тамаша өч бүлектән торды. Сәхнәдә концерт дөрләде, көрәш мәйданында егетләр милли көрәш күрсәтте, зур залда җиде милли үзәк үзләренең ризыкларын, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Читтән карап торганда күңелне гаҗәеп югары рухтагы хисләр биләп торды. Әйтерсең лә, үзеңне Самарда түгел, ә көньякның бер шәһәрендә дип хис итәсең. Кара чәчле, кара күзле, лачындай егетләр арасында ак битле, яшел күзле татарлар хәтта югалып та калды.

Нәүрүз бәйрәмендә
Нәүрүз бәйрәмендә
Алтын җепләр белән чигелгән бай бизәкле халат-күлмәкләр, каурыйлы башлыклар, ялтыравыклы күлмәкләр, хатын-кызлардагы затлы ташлар, чуарлык – Самарның рухи дөньясын үзенчә бизәп җибәрде.

Таҗикларның дәртле хәрәкәтләре, үзбәкләрнең сылу кызлары,азәриләрнең ташкындай җырлары, казах кызларының күз нурын алырдай кием-салымнары, төркмәннәрнең горур хәрәкәтле хатыннары, дала рухын югалтмаган кыргызлар, бизәкле күлмәк өстенә ап-ак алъяпкычлар, тыйнак чәчкәләр төшерелгән ак яулыклы татар кызлары – барчасы да Самардагы халыклар дуслыгының асыл бер күренеше итеп кабул ителде. Һәр чыгышны тамашачы алкышлап барды.

Нәүрүз күргәзмәсе
Нәүрүз күргәзмәсе
Сигез милли үзәк сигез җирдә зур өстәлләрдә затлыдан-затлы ризыкларын күрсәттеләр, татарлар әле бик матур итеп сөлгеләр күргәзмәсен дә оештырып куйганнар иде. Әбиләр сандыгына сокланып, сораулар бирә-бирә карадылар.

Һәр үзәк үзенең келәмен элде. Татарлар Самар Җәмигъ мәчете сурәтен төшергән келәм элеп җирле ватанпәрвәрлекне көчәйттеләр.

Уртак Нәүрүз турында кайбер фикерләр

Илгиз Кәлүч: “Җиде милләт һәрберсе үзенчәлек кертеп яңа Нәүрүз күрсәттеләр”.

Фәһимә Гыйлаҗева: “Мондый матурлыкны бер ноктага җыючыларга рәхмәт”.

Гомәр Шәйдуллин: “Гомеремдә дә Азия, Кавказ якларында булмадым. Соклангыч киемнәр, соклангыч биюләр”.

Нәгыймә Идрисова: “Шәһәрнең зур мәйданнарында күрсәтерлек тамаша. Шәһәребездә мөселманнарның күплегенә куанып утырдым”.

Рифкат Хуҗин: “Без, татарлар, уртак Нәүрүзгә тырышлык күрсәттек. Өлкәбездә халык саны буенча икенче урында булу безгә зур бурычлар йөкли. Бу мөселманнарны берләштерүдә аеруча игътибарга лаек чара. Гомерле генә була күрсен”.

Равил Галимов: “Җиде милләт. Җиде төрле сәнгать. Бер-берсен чагыштырып булмый. Дуслык йорты оештырган бу чараны тик мактап кына искә алырга була”.

Наилә Сабирҗанова: “Дүрт сәгать барган тамашаны режиссер һөнәрмәндләр биеклегендә алып барды. Ләкин дә камилләшүнең чиге юк. Тулаем алганда барлык биюләр дә уңышлы һәм мактауга лаек. Вокал турында алай әйтеп булмый. Татарлардан күбрәк олылар килсә, башка үзәкләрдән яшьләр күбрәк иде”.

Нәүрүзне мөселман халыклары оештырса да, карарга урыс, мукшы, чуаш, грузин, чечен, поляк һәм башка милләт вәкилләре килде.

Шунысы бәхәссез, уртак Нәүрүз Самарда тагын бер яңа бәйрәм тууына сәбәпче булды. Мөселманнарга тагын бер тантана өстәлде.
Нәүрүз бәйрәмендә
Нәүрүз бәйрәмендә
XS
SM
MD
LG