Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җитәкчеләре атом төш иминлеге өчен хезмәттәшлекне арттырырга чакыра


Сеулда үтүче атом иминлегенә багышланган ике көнлек саммитның соңгы көнендә Көньяк Корея, АКШ һәм Кытай җитәкчеләре атом иминлеге мәсьәләсендә дөньякүләм хезмәттәшлекне арттырырга чакырды.

50 артык илнең җитәкчеләре катнашкан бу саммитта сүз атом-төш матдәләренең террорчылар кулына эләгүенә юл куймау турында барды.

АКШ президенты Барак Обама яман куллар атом-төш маддәләрен алу өчен тырыша һәм андый куркыныч әле дә дәвам итә диде.

Көньяк Корея президенты Ли Мён Бак “нык баетылган уранның һәм плутонийның яман кулларга эләгүен мөмкин кадәр киметү өчен халыкара хезмәттәшлек зарур дип чыгыш ясады.Дөнья
XS
SM
MD
LG