Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиз баючы һәм ярлыланучы алып-шәһәрләр


Шанхай
Шанхай

Дөньяның иң тиз үсүче шәһәрләре үсеш кичерүче дөньяда, ә керемнәре һәм эш урыннары иң тиз кимегәннәре - еврозонада.

Брукинг институты үткәргән бер тикшеренү Шанхайның дөньядагы иң тиз үсүче шәһәр булуын күрсәтә. Икенче һәм өченче урыннарда Согуд Гарәбстанының Рияд һәм Җиддә шәһәрләре.

Дөньядагы иң мул тормышлы 200 шәһәрдәге керемнәр һәм эш урыннары арту дәрәҗәсен чагыштыру нигезендә әзерләнгән бу исемлекнең ахырында күпчелекне еврозона кризисыннан зыян күрүче шәһәрләр тәшкил итә. Европадагы бурычлар кризисыннан иң зур зыян күргән илләренең башкалалары Афин, Лиссабон һәм Дублин исемлекнең иң төбенә төшкән.

Рияд
Рияд
Кайвакыт теге яки бу шәһәрнең уңышлы үсүен аның географик урыны белән аңлатырга тырышсалар да, исемлектә Урта диңгез буендагы шәһәрләрнең хәле бер-береннән бик нык аерылуын күрсәтә. Мәсьәлән дөньяда иң нык үсүче шәһәрләрнең өчесе Төркиядә урнашкан. Алар арасына хәтта Измир да эләккән. Эге диңгезенең теге ягында гына урнашкан Афин исә иң начар урында. 2011 елда керемнәрнең һәм эш урыннарының иң нык кимүе Греция башкаласында булган.

Урта диңгез буйлап бераз гына көнбатышкарак барсаң, Испаниянең өч шәһәре Валенсия, Барселона һәм Севилья исемлектәге иң соңгы унлыкка кергән.

200 шәһәр исемлегенең башындагы һәм ахырындагы унлыклар

Иң тиз үсүче Иң тиз ярлыланучы
1. Шанхай 191. Ричмонд
2. Рияд 192. Валенсия
3. Җиддә 193. Барселона
4. Измир 194. Неаполь
5. Һанчжоу 195. Мадрид
6. Анкара 196. Сакраменто
7. Истанбул 197. Севилья
8. Шынҗэн 198. Дублин
9. Сантьяго 199. Лиссабон
10. Шэньян 200. Афин

Җиддә
Җиддә
Исемлектән тагын шул ачык күренә: иң тиз үсүче шәһәрләр һәм илләрнең барысы да диярлек үсеп килүче дөньяда. Ярлы илләр дөнья икътисадына кушылу белән алыш-биреш кисәк җанланып китә, инвесторлар дулкыны килә. Кытайның Һанчжоу шәһәре, мәсьәлән, сигез ел эчендә тулаем җитештерү күләмен өч мәртәбә арттырган.

Шул ук вакытта исемлектә иң тиз үсүчеләр арасында булган ике шәһәр – Измир һәм Сантьяго Брукингның иң ярлы 20 шәһәр исемлегенә дә кергән.
XS
SM
MD
LG