Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта Гарәп илләре лигасы министрлары очраша


Багъдадта бу атнада үтәчәк Гарәп илләре лигасы саммиты алдыннан гарәп илләренең финанс һәм сәүдә министрлары очрашты.

Иртәгә анда бу илләрнең тышкы эшләр министрлары, пәнҗешәмбе дәүләт башлыклары җыелачак. Әмма ничә илнең башлыгы киләчәге һәм саммитның үтү-үтмәве әлегә төгәл билгеле түгел.

Җыенга Гыйракның шыгый Иран белән бәйләнешләрен арттыруга протест белдереп күп кенә сөнни дәүләтләрнең җитәкчеләре килер дип көтелә.

Гарәп лигасы саммиты соңгы 20 елдан артык чорда Багдадта беренче мәртәбә уз һәм анда лига тарихында беренче мәртәбә хакимияттә шыгыйлар булган ил рәислек итәчәк.
XS
SM
MD
LG