Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татарча тапкырлар һәм шаяннар уеннары үтте


Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш

Уфада Башкортстан татар ШТК такымнарының чираттагы уеннары булып үтте. Анда быел дүрт такым сайлап алынган иде. Әлеге бәйгегә кунак сыйфатында Чаллыдан да шаяннар һәм тапкырлар такымы килгән. Уфа уеннарында җиңүчеләр апрель аенда Чаллыда узачак финал ярышларында катнашу хокукы алды.


Башкортстан шаяннар һәм тапкырлар такымнары бәйгесе быел да Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында үтте. Үзләре теләктәшлек белдергән такымнарга куәт-дәрт биреп торырга дип килүчеләр белән зал шыгрым тулы иде. Бәйгедә дүрт такым – Уфаның “Гел дә “за” һәм “Баҗалар” такымнары, Бәләбәй шәһәреннән “Текә татарлар” һәм Борай районыннан “Борчак ашы” төркемнәре көч сынашты.

Әлеге бәйгеләрне “Хәзинә” татар яшьләре үзәге оештырган. Бәйрәмнең оештыру комитеты әгъзасы Альбина Нәфыйкова әйтүенчә, быелгы уеннарга азрак такым килгән. Моның сәбәпләре төрлечә, татар телен кулланучылар даирәсе кимү – шуларның берсе. “Аннан бәйгене оештыру белән махсус шөгыльләнүчеләр булмавы да кыенлык тудыра”, ди Альбина Нәфыйкова.

Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш
Уфадагы шаяннар һәм тапкырлар уеннары бу юлы да, һәр бәйгегә хас булганча, гадәтләнелгән ярышлар белән барды. “Сәламләү”, “Тән язу”, “Өй эше” биремнәре буенча һәр такым өстен чыгу омтылышын күрсәтте. Чаллыдан кунакка килгән “Әнинең яраткан такымы” Башкортстан яшьләренә осталык дәресләре бирде.

Шаянлыкта, тапкырлыкта һәм җыр-моңга маһирлыкта бер-берсен уздыру теләге көчле яшьләрнең. Шуңа да жюрига җиңүчеләрне билгеләү дә җиңел булмагандыр. Шулай да беренче урынны, иң югары бәя алып, Уфаның “Гел дә “за” такымы яулады. Башка такымнар да химаячеләр бүләкләренә лаек булды. Ә инде җиңүче такым апрель аенда Чаллыда “Татар ШТК лигасы” оештырачак йомгаклау ярышларында катнашу хокукы алды.

Чаллыдан килгән Татар ШТК лигасы җитәкчесе Фәридә Таштабанова Башкортстан татар такымнарына киләчәктә дә уңышлар теләде. Тиешле оештыру эшләре булганда республикада дистәдән артык югары әзерлекле татар клубларын булдыру мөмкинлегенә ышандырды Фәридә ханым.
XS
SM
MD
LG