Accessibility links

Татар киносына нәрсә комачаулый?


Татарстан парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы.Казан, 27 март, 2012 ел
Татарстан парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы.Казан, 27 март, 2012 ел

Бер фильм төшерү өчен 35-40 миллион сум акча кирәк. Татарстанның "кино бюджеты" дүрт миллион сум. Әмма хикмәт акчада гына түгел ди кино белгечләре.

Татар киносы турында сүз башлаганга йөз елдан артык вакыт үтсә дә, татар киносының дөньяга күрсәтерлек дәрәҗәгә әле дә үсеп җитә алганы юк. Әгәр дәүләтне, милләтне дөньяга чыгарасың килсә, бу эшне беренче чиратта кино аша эшләргә кирәк. Татарстан үзендә “Мөселман киносы фестивале” кебек халыкара кинофестивальләр үткәрә. Әмма шундый фестивальдә күрсәтерлек үзебездә төшерелгән бер кино булмау, бик аяныч хәл, дип сүзен башлады Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев сишәмбедә Татарстан кинематографиясе үсешенә багышланган дәүләт шурасында булган җыелышта.

Разил Вәлиев фикеренчә, Татарстанда төшерелгән яхшы сыйфатлы нәфис фильмнарның бармак белән санарлык дәрәҗәдә аз булуының төрле сәбәпләре бар.

Беренчедән, дәүләт тә моңа аз игътибар бирә, аннан соң эшне оештыру, кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә бу өлкәдә үзен сиздерә, дип белдерде ул.

Авылларда кино күрсәтү кими, шәһәрдә арта

Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина үз чыгышын кинотеатрларга кагылышлы фактлар китереп башлады.

Аның сүзләренчә, 1991 елга кадәр республикада 53 дәүләт кинотеатры эшләп килгән. Хәзер аларның саны 18гә калган. Ул елга кадәр авыл клубларында 2 мең ярым кино күрсәтү җайланмасы саналса, бүгенге көндә мондый җайланмалары булган клублар саны 157гә калган.

Авыл җирлекләрендә кино карау мөмкинлекләре кимесә дә, шәһәрләрдә бу күрсәткеч киресенчә арта башлаган. Моңа шәһәрләрдә соңгы араларда күпләп ачылган шәхси кинотеатрлар сәбәпче булган. Аларның саны бүгенге көндә 16га җиткән.

Мәдәният министрлыгы түрәсе Татарстан кинематографиясендә хәлләрнең әллә ни мөшкел булмавын күрсәтергә тырышса да, бүгенге җыелышта катнашкан кино белгечләренең күбесен, ни өчен Татарстанда төшерелгән киноларның бик аз санда булуы һәм бу тармакны үстерү өчен ниләр комачаулый дигән сорау борчыды.

Мисал өчен, төшерелә башлаган киноларның кайберләренең язмышы бөтенләй билгесез булып чыкты. Әйтик, 1990нчы елларда зур энтузиазм белән “Исә Болгар җилләре” киносы төшерелә башлаган, моның өчен дәүләттән шактый зур күләмле акчалар сарыф ителгән. Әмма нәтиҗәгә килгәндә, хәзерге көндә бу киноның язмышы нинди булуын түрәләр берсе дә белми булып чыкты.

Бу киноны төшерүчеләр үз эшләренең остасы түгел иде, шуңа күрә нәтиҗәсен дә күреп булмады, миллион сумнар җилгә очты, дип белдерде бер кино белгече.

Татарстанда кинематографиянең артка тәгәрәвен туктату өчен, җыелышта катнашучыларның төрлесендә төрле фикер булды.

Казанга төрек кино белгечләре чакырылырмы?

Разил Вәлиев кино сәнгатен үстерү өчен дәүләт програмын эшләүне тәкъдим итте. Ә Гүзәл Нигъмәтуллина кинематографиянең үсеш стратегиясен билгеләп, сәнгать-эксперт шурасын оештыру кирәклеген белдерде.

Бу шурага Төркия, Сурия, Иран кебек илләрнең кино белгечләрен чакырып, Татарстандагы кино сәнгатен аларга бәяләтергә, аларның тәҗрибәләреннән файдаланырга кирәк дигән фикерләр дә яңгырады.

Бүгенге утырышта Татарстанда “Казан мөселман киносы” фестивален уздыруның ничә сумга төшүе дә билгеле булды. Гүзәл Нигъмәтуллина сүзләренчә, узган елгы фестиваль 9 миллион 800 мең сумга үткәрелгән. Боларның 1 миллион 800 меңе Татарстан хөкүмәте гранты булса, калган 8 миллионын иганәчеләр күтәргән.
30 миллион чыгым, 2 миллион керем

Моның белән беррәттән министрлык түрәләре сүзләренә караганда, бу фестивальләрдә призлы урыннарның берсен алган татарча төшерелгән “Бибинур” фильмы өчен 30 миллион сум акча тотылган, аны күрсәтүдән кергән табыш 2 миллион сум тирәсендә калган.

Татар киносы сәнгатенең үсмәвенең сәбәпләре нидән гыйбарәт?

Бу сорау белән Азатлык радиосы хәбәрчесе Татарстан кинематографиячеләр берлеге рәисе Илдар Матуровка мөрәҗәгать итте.

Илдар Матуров
Илдар Матуров
Илдар сүзләренчә, беренче чиратта Татарстанда профессиональ яктан эшләнгән кинопроектлар юк. Әмма моның белән ул, җыелышта яңгыраган Татарстанда яхшы кадрлар юк дигән сүзләргә кушылмый. Ләкин шул да бар, әгәр Татарстанда кино индустриясе булдырылмый икән, яхшы кадрлар белән генә алга китеп булмаячак, бу кадрлар берничә кино төшереп кенә, милли кино сәнгатен алга җибәреп булмаячак.

Матуров фикеренчә, кино сәнгатен алга җибәрү өчен татарларга башкортлардан, якутлардан үрнәк алырга кирәк. Дөрес, алар да әллә ни алда дип әйтеп булмый, әмма ни әйтсәң дә, башкортлар безгә караганда нәфис фильмнарны күбрәк төшерә, ди ул.

Бүгенге көндә бер нәфис фильм өчен 35-40 миллион сум акча кирәк. Ә Татарстан кинематографиячеләр берлегенең бюджеты 4 миллион сум, безнең хәлебезне үзегез шуннан чамалагыз инде, диде Илдар Матуров.
XS
SM
MD
LG