Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

Иске Казан музей-тыюлыгы язгы, җәйге програмнарын башлап җибәрде. 27 мартта Казанның 40лап укытучысы тарихи уеннарда катнашып тыюлык белән якыннан танышты. “Чабата элеп халык чакыру заманнары артта калды, яңача эшләү кирәк”, ди музей мөдире Рафил Җамалиев.


Татарстанның Биектау районындагы Иске Казан музей-тыюлыгына халыкны җәлеп итү нияте белән Рафил әфәнде Җамалиев инде ун елга якын янып йөри. Татарстан районнарындагы милли-тарихи урыннарны кулланып эчке туризмны үстерү планнарын республика түрәләренә, депутатларга әйткән, тик әлегә төпле сүзләр ишетмәгән. “Әйбәт идея”, дип кенә баш селтәгәннәр. Универсиадага килгән туристларның да Иске Казанга килү-килмәүләре билгеле түгел икән.

Тарихи җирлекнең киләчәге мөдир кулында

Рафил Җамалиев

Рафил Җамалиев

Бүген Рафил Җамалиев үз көче белән Иске Казанны рекламалый. “Һәр көн саен кунаклар кабул итә алабыз, Казан эчендә кайныйлар, районнарга игътибар юк”, ди ул.

Биш ел элек Иске Казан музей-тыюлыгы туристларны кабул итәр дәрәҗәдә булмый. 2009 елда коры җирдә, өч гектар мәйданда XIII гасырны чагылдырган агач кирмән, борынгы шәһәрчекне сурәтләгән корылмалар калкып чыккан. Ут-су, газ кебек көнкүрешкә кирәкле уңайлыклар булдырылган.

“Музейда өч зал эшләнде, дүрт меңгә якын экспонат бар. Изгеләр урыннарында һәм кирмәндә төзекләндерү эшләре үтте. Чишмәләр каралды, баскычлар куелды, ял урыннары булдырылды.

Иске Казан кирмәне рәсеме

Иске Казан кирмәне рәсеме

Өченче ел “Таттелеком” ширкәте, шәхсән аның генераль җитәкчесе Лотфулла әфәнде ярдәме белән музей ишек алдында XIII гасырны чагылдырган агач кирмән торгыздык. Ул нәкъ безнең Казан ханлыгы җирлегендә булган кирмәнне хәтерләтә. Үзе бер комплекс килеп чыкты; алты сак манарасы, тимерче алачыгы, сугышчы почмагы бар. Ял итү, концерт кую урыннары эшләнелгән, җил тегермәне дә басып тора. Болар бөтенесе безгә күпләп туристларны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Аларга уңайлы шартлар, ашау, ял итү урыннары булдырабыз, туристларның вакытларын файдалы, күңелле итеп үткәрү максаты куелды”, ди Рафил Җамалиев.

“Чабата, намазлык элеп халык чакыру заманнары артта калды”

Апрель аенда Иске Казан тыюлыгының оешуына 20 ел тула. Махсус карар нигезендә 1992 елда ул музей-тыюлык статусы алган. Әлеге вакыйгага бәйле чаралар инде башланып киткән.

Иске Казанда Камал театры артистлары

Иске Казанда Камал театры артистлары

27 мартта Казанның төрле мәктәпләреннән 40лап укытучы Иске Казанга килеп тарихи риваятьләрдән корылган уеннарда катнашкан. Музей мөдире бу чара өчен махсус кылычлар, хан ярлыклары (мактау кәгазе) ясаткан, татарның милли ризыгы – борай бәлеше пешерткән.

Анага баланы эзләү, риваятьтә аны бүре урлаган була, Сөембикәнең бизәнү әйберләрен табу кебек уеннар уйналган. Укытучылар гадәттәгечә музей карап кына чыкмаган, ә эш-хәрәкәтләр белән тарихи белемнәрен яңартып, Иске Казан турында фикер туплаганнар. Рафил Җамалиев бу укытучылар икенче юлы үзләре белән укучыларын да алып килер дип ышана.

“Бүген пыяла эченә чабата, намазлык элү заманнары артта калды, алай гына музейларга халыкны җәлеп итеп булмый, кызыклы програм, күңел ачу чаралары булырга тиеш”, ди Җамалиев. Ул туристларга табигать, борынгы шәһәрчек урыннары, агач кирмәннәр, мавыктыргыч уеннар кызык дип саный.

Иске Казан музее читтән дә яңа идеяләр көтә

Иске Казанда Камал театры артистлары

Иске Казанда Камал театры артистлары

“Без республикада беренчеләрдән булып ике ел рәттән татар фольклор фестивале уздырабыз. “Сәләт” яшьләре дә Иске Казанга килә. Болардан тыш, музей-тыюлыкта болгар чоры сугыш киемнәрен, шул чордагы сугышчыларның турнирларын күрсәткән фестиваль алып барабыз. Быелның март азагыннан “Хан җәүһәре” дигән проект башлап җибәрәбез. Җомга, шимбә, ял көннәрендә гаилә белән килә торган кызыклы проект булыр дип өметләнәбез”, диде Иске Казан музей тыюлыгы мөдире Рафил Җамалиев.

Иске Казанны бүгенге Казанның агасы дип йөртәләр. Татарстан башкаласыннан Иске Казан 108 елга өлкәнрәк дип исәпләнелә икән. Биредә беренче казу эшләре узган гасырның 20нче еллары башында ук башланып киткән. Аннары 1969, 1972 елларда дәвам иткән. Соңгы экспедиция 1995 елда Альберт Борһанов җитәкчелегендә алып барылган.

Белешмә. Иске Казан (Камай) шәһәрлеге (XIII гасыр – 1552 ел) – ныгытылган болгар-татар авылы урыны культурасы катламы, ХIII-ХIV гасырларда Казан артының эре сәяси һәм икътисади үзәге. Шәһәр 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Ак таш йорт, торак һәм хуҗалык корылмалары (шул исәптән, тимерчелек), хезмәт һәм көнкүреш кораллары, керамика, металлдан ясалган сугыш кораллары, XIV гасыр ахыры – XV гасыр җучи көмеш тәңкәләре хәзинәләре табылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG