Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда театр көнендә "Тантана" премиясе тапшырылды


"Тантана-2012" бүләген тапшыру
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

"Тантана-2012" бүләген тапшыру

27 март Бөтендөнья театр көнендә Казанда икенче тапкыр “Тантана” премиясен тапшырдылар. 11 номинациядә җиңүчеләрне котладылар, һәрберсенә 50 мең сум күләмендә премия бирелде.

Бу премиянең булдыруга көч салучылар – Камал театры тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Камал артисты Радик Бариев. Алар Татарстан мәдәният министры булып эшләгән вакытта Зилә Вәлиеваны бу эшнең кирәклегенә күндерә алды. Театр режиссерлары, драматурглар эше һәрвакыт бәяләнә, һәрвакыт игътибар үзәгендә, ә менә актерлар хезмәте читтә кала. Шул нисбәттән узган ел республикада аерым бер премия булдырылды.

Җиңел һәм аңлаешлы, ике телдә кызык әңгәмәләргә корылган кичәне бер-берсен алмаштырып Искәндәр Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимова, “ТЯГ”ның яшь йолдызлары Чулпан Нәҗмиева белән Булат Хәйруллин, Алсу Каюмова белән Рамил Вәҗиев алып барды.

Кичәдән күренеш. Ленар Мөхәммәдиев фотолары
Кичәдән күренеш. Ленар Мөхәммәдиев фотолары


Җыр- бию белән үрелеп барган тамашада “Дебют”, “Курчак театрының иң яхшы артисты”, “Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы”, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”, “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Актерлар ансамбле”, “Намус һәм тугрылык. Фидакарь хезмәт өчен”, “Спектакль – вакыйга” дип исемләнгән номинацияләр тәкъдим ителде.

"Зәңгәр шәл"не "Җәлил" җиңде

Әйтергә кирәк, номинантлар арасында республиканың барлык театр вәкилләре дә тәкъдим ителгән иде. Шулай да Камал театрында барган Ркаил Зәйдулла белән Илгиз Зәйнинең иҗат җимеше – “Үлеп яратты” спектакле берничә номинациядә бар иде. Ләкин спектакльдәге бары тик Миләүшә Шәйхетдинованың эшен аерып билгеләделәр, аның Мөнҗиясе “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” дип табылды. Миләүшә бу премиягә икенче тапкыр лаек булды.

Камалның быелгы “Зәңгәр шәл”е дә бөтен премияләрне алып бетерер дигән “куркыныч” бар иде. Ләкин “Зәңгәр шәл” бары тик “Актерлар ансамбле” номинациясендә җиңүче дип табылды. Классик әсәрдәге абыстайлар күренеше иң оста башкарылган күренеш дип табылды.

Бүләкләнүчеләр - Камал артистлары Ләйсән Рәхимова, Люция Хәмит һәм Раушания Юкачева
Бүләкләнүчеләр - Камал артистлары Ләйсән Рәхимова, Люция Хәмит һәм Раушания Юкачева


“Зәңгәр шәл” быелгы “Тантана”ның “Спектакль – вакыйга” кебек иң мәртәбәле номинацияләрнең берсендә дә җиңәр дип көтелде. Һәрхәлдә, тамашачылар шуны көтте, ләкин театраль даирәдәге иң зур вакыйга буларак, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында узган елның көзендә куелган “Җәлил” операсы дип аталды. Киң тамашачылар бу әсәрне әле күреп өлгермәде, шуңа күрә халыкка хөкемдарлар бәяләмәсенә ышанырга гына кала. Озак еллар дәвамында опера һәм балет театрында татар тамашалары куелмаганлыктан, “Җәлил”нең сәхнәдә янә куелуы, чыннан да зур вакыйга дип кабул ителергә хокукы бар.

"Башка шәһәрләрдәге театрлар читтә кала"

Моңа кадәр барлык мактаулар Казандагы театрларга эләгә дигән шелтә-үпкәләр булса да, быелгы “Тантана”га Чаллы, Әлмәт театры актерлары да лаек дип табылды. Мәсәлән, “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” итеп Түбән Каманың татар дәүләт театры артисткасы Гүзәл Шәмәрдәнова табылды. "Иң яхшы ир-ат роле" өчен Чаллы артисты Сергей Заболотский дип игълан ителде.

Кичәдән күренеш
Кичәдән күренеш


“Тантана” премиясенә лаек булучыларны ун кешедән торган хөкемдар составы билгеләнгән, алар арасында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шагыйрь Разил Вәлиев, сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, журналистлар да бар.

Разил Вәлиев “Тантана” премиясе Казаннан читтә эшләүче театрларның да хезмәтләрен бәяләр өчен кирәкле чара дип саный.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
​“Әлегә кадәр игътибар үзәгендә гел Казан театрлары иде, без аларга йөрибез, иҗат әсәрләренә бәяләмә бирәбез, ә башка шәһәрләрдәге театрлар читтә кала. Ләкин Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы театрлары да ким эшләми, аларның да үз тамашачылары бар. Аларның хәле Казандагы театрларга караганда авыррак. Бу премия белән без читтәге театрларны дөньяга чыгарабыз. “Тантана” шуның белән дә кыйммәтле.

Артистлар – театр тоткасы, алар аз хезмәт хакы алып эшли, бу премия аларга аз булса да ярдәм, тагын да дәртләнеп эшләргә канатландырыр дип ышанабыз. Премиянең бюджеты зур түгел, ул 550 мең сум тәшкил итә”, диде ул “Азатлык” радиосына.

Тамашачылар
Тамашачылар


“Намус һәм тугрылык. Фидакарь хезмәт өчен” дәрәҗәле исем Шәүкәт Биктимеровка бирелде. Ул үзе килә алмады, аның өчен премияне улы алды. “Әти бу бүләккә куаначак, рәхмәт сезгә!” диде ул. Узган ел бу исемгә Алсу Гайнуллина лаек булган иде.

"Тантана" дәрәҗәсе "Оскар"га җитәрме?

“Тантана”ны матбугатта республиканың “Оскар”ы дип атыйлар. Әлбәттә, әлегә кыйммәтле машиналарда килеп, кичке күлмәкләрдән кызыл келәмнән узулар юк. Барысы да гади. Шулай да бу премиянең башында торучыларның берсе Нияз Игъламов берничә елдан аның дәрәҗәсе үсәчәк дип әйтә.

Кичәдән күренеш
Кичәдән күренеш


“Тантана”ны оештыру җиңел түгел, акча мәсьләсен хәл итү авыр. Зилә Вәлиева безгә ышанды, ул җан өрде бу эшкә, бүгенге мәдәният министры Айрат әфәнде премияне бирүне тагын да үстерде. Аларның ярдәме зур булды. Киләчәктә ул “Оскар”дан кимрәк булмаячак, ул инде хәзер республиканың мәдәни тормышында - вакыйга.

Зилә Вәлиева белән Нияз Игъламов
Зилә Вәлиева белән Нияз Игъламов
Әлбәттә, үпкәләүчеләр бар. 17 театр катнаша ала, ә номинация саны 11 генә, барысына да премия эләкми. Гомумән, җиңүчеләрне билгеләү авыр. Номинантлар исемлегенә эләгү дә зур дәрәҗә, моны барысы да аңласын иде. Мәшһүр актер Пол Ньюман “Оскар” номинациясенә 10 тапкыр дәгъвачылар исемлегендә булды, ләкин ул 2 тапкыр гына бу премиягә лаек . Дөньяга танылган йолдыз Элизабет Тейлор да 8 тапкыр номинантлар исемлегендә иде, аңарда да “Оскар” сыны икәү генә”, ди Нияз Игъламов.

Кичәдә аягүрә басып арабыздан китеп барган Усман Әлмиев, Мөнирә Булатова, Вера Минкина, Рауза Әхмәрова, Фирдәвес Әхтәмова, Фәнәвил Галиев, Шамил Закиров кебек шәхесләрне дә искә алдылар.

Шулай ук “Ирекле сәхнә”нең “Яратам сине, Казан!” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Аның җиңүчесе Регина Саттаровага 60 меңлек премия бирелде. Бәйгедә җиңүчеләр исемлегендә татар телендә әсәр язучы юк.

Татарстанда 15 дәүләт, 3 шәһәр, 4 хосусый театр эшли, бу өлкәдә якынча 2 мең кеше хезмәт куя. Һөнәри бәйрәмне билгеләгәндә театр хезмәткәрләре узган елның 27 мартынна алып бүгенгә кадәр республикада 50 премьера булган, аларны миллионнан артык тамашачы караган дип нәтиҗә ясады.

Гүзәл Минакова белән Ирек Кашаповка махсус бүләкләр тапшырылды
Гүзәл Минакова белән Ирек Кашаповка махсус бүләкләр тапшырылды
XS
SM
MD
LG