Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүрия хакимиятләре балаларны эзәрлекли


БМОның кеше хокуклары бүлеге башлыгы Нави Пиллэй Сүрия хөкүмәте балаларга тупас мөнәсәбәт күрсәтә һәм аларны эзәрлекли дип белдерә.

“Би-Би-Си”га интервьюда Пиллэй Сүрия төрмәләрендәге йөзләрчә баланың язмышы өчен борчылу белдерде. Аның әйтүенчә, балаларны өлкәннәр белән бергә авыр шартларда ябып тоталар, аларга тиешле табиб ярдәме күрсәтелми, еш кына балаларны тотыклар буларак, яки мәгълумат алу өчен төрмәгә ябалар.

Пиллэй тынык кешеләрне үтерүне туктату һәм балаларны төрмәләрдән чыгару өчен Сүрия президенты Бәшәр Әсадның бер фәрманы җитәр иде ди.
XS
SM
MD
LG