Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы фиркаләрне теркәү канунын хуплады


Русиянең Федерация шурасы сәяси фиркаләрне теркәүне җиңеләйтүче канун өлгесен хуплады.

Элегрәк бу канунны өч укуда Дәүләт думасы да раслаган иде. Яңа канун нигезендә, фиркане рәсми теркәү өчен хәзергечә 40 мең әгъза түгел, 500 әгъза да җитәчәк.

Думада канун өлгесе турында фикер алышуларда парламентта булмаган һәм юстиция министрлыгында теркәлмәгән фиркаләр дә катнашты. Оппозиция вәкилләре канун өлгесе турында фикер алышуны әзерләүче эшче төркемгә кертелсә дә, алар тәкъдим иткән үзгәрешләрнең күпчелеге кире кагылды.

Узган ел ахырында Дума сайлавындагы гаделсезлекләргә ризасызлык дулкыны күтәрелгәч, президент Дмитрий Медведев сәяси реформалар үткәрергә вәгъдә биреп бу канунны тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG