Accessibility links

“Дальний” полиция бүлегендә яңа җинаять эше ачылды


Казанның “Дальний” полиция бүлегендә азаплауларга карата яңа җинаять эше ачылды.

21 яшьлек студент тикшерүчеләргә үзен 2011 елның 22 февралендә талау максаты белән һөҗүм итүдә шикләнеп тоткарлауларын һәм милиция бүлегендә азаплауларын сөйләгән. Ул шулай ук үзен шешә белән көчләргә маташулары турында әйткән.

Икенче көнне аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Студент шунда ук табибларга күренергә барган һәм аны хастаханәгә салганнар. Соңрак аңа каршы җинаять эше ябылган.

Тикшерү комитеты аның милиция хезмәткәрләре тарафыннан кыйналуы турындагы шикаятен кире каккан.
XS
SM
MD
LG