Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ике ел булган шартлаулар корбаннарын искә алалар


Мәскәүдә бүген ике ел элек метрода булган шартлаулар корбаннарын искә алалар.

“Парк культуры” һәм “Лубянка” станцияләренә чәчәкләр, корбаннарның фотолары һәм шәмнәр куелды. Нәкъ ике ел элек, метрода кеше күп булган вакытта 40 минут аерма белән ике интихарчы хатын-кыз метро вагоннарында бомбалар шартлатып 40 кешене үтерде, 160-лап кешене яралады.

Русия тикшерү комитеты бу террор һөҗүмнәрен әзерләүчеләрнең һәм башкаручыларның кем булуы инде ачыкланды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG