Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булат һәм Дилә: "Ун ел бергә – ун ел янәшә"


Булат һәм Булат Нигъмәтуллиннар
Булат һәм Булат Нигъмәтуллиннар

Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиналарның татар эстрадасына килүенә быел ун ел тулды. Алар бу вакыйганы Казанда ике көнлек тамаша белән билгеләп үтмәкче.


Бу көннәрдә Булат Нигъмәтуллин 5-6 апрельдә “Уникс” залында үтәчәк концертка әзерләнеп йөри. Мәшәкатьле вакыты булуга карамастан, ул сөйләшеп алырга вакыт тапты.

– Булат юбилей концертына әзерлек ничек бара, бай дусларыгыз бармы, алар ярдәм итәме?

– Көн-төн шул концерт эшләре белән чабып йөрим диярлек, бөтен оештыру эшләрен үзем алып барам. Әлбәттә, бай дусларыбыз да бар. Һәрберсе мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ел саен булышалар. Алар безнең иҗатка битараф түгелләр, концертларыбызны калдырмыйлар. Андый меценатлардан башка иҗат кешеләре яши дә алмас иде дип уйлыйм.

– “Мунча ташы” театрына Метшин, Сәфәров, Миңнеханов кебек түрә-җитәкчеләр килгәне билгеле. Сезнең концертта андый кешеләр буламы?

Булат һәм Дилә
Булат һәм Дилә
– Була. (елмая) Алар безгә дә килгәли. Исемнәрен әйтүдән мәгънә юктыр дип уйлыйм.

– Ун еллык юбилей концертында кемнәр булачак, ул нинди исем астында үтә?

– Әлеге чара “Ун ел бергә – ун ел янәшә” дип атала. Дилә белән җырлый башлавыбызга ун ел тулды. Мин алдан башласам да, сеңлем гел янәшә булды. 2002 елның гыйнвар аенда Казанда, шул ук “Уникс” залында беренче концертым узган иде. Без аны май аенда Камал театрында да кабатладык. Ул вакытта да Дилә белән бергә идек. Шуңа күрә концерт програмын “Ун ел бергә – ун ел янәшә” дип атадык.

Сценарийны Фәнил Вакказов яза. Күпләр аны шоумен, туйлар алып баручы буларак белә. Ул популяр яшь юмор остасы, алып баручы, пародияче – Данир Сабиров белән бергә эшләячәк. Концерт програмы тәртибенә Данирның да кулы тия, алар икәүләп әлеге тамашаны алып барачак. Юмор, җанлы сүз Концертта мулдан көтелә, чөнки Фәнил белән Данир булдыра торган егетләр.



– Халык күп килер дип уйлыйсызмы?

– Кызык сорау. (елмая) Килер Алла боерса!

– Ни өчен алай дибез, чөнки радио-телевидение кабызуга концерт-тамашаларга чакыруның күплеге сизелә. Җырчыларның яше дә, өлкәне дә концерт куярга ашыга...

– Чыннан да, кайвакыт аптырап куясың. Тамашачыларыбызга билгеле булмаган яшь башкаручылар да җырлый башлауга концертка чакыра башлый. Минем уйлавымча, бу дөрес әйбер түгел. Чөнки концерт куяр өчен иң элек җырчыны халык ишетеп белергә тиеш. Өлгереп, җитлегеп беткәч кенә үз тамашаңа чакырырга кирәк. Бу сүзләрне үз тәҗрибәмнән чыгып әйтүем. Мин дә беренче концертым белән канәгать түгел, ул чиле-пешле иде. Әзерлек җитеп бетмәде дигән фикер калды, шуңа да яшьләргә концерт куярга ашыкмаска киңәш итәм. Әлбәттә, беренче адымны ясарга кирәк, тик бик иртә түгел.



– Дилә Нигъмәтуллина күптән түгел әни булды, ничек аның хәле, концертта булачакмы? Чөнки тамашачыларда икеләнү дә бар...

– Бу сорауларга ачыклык кертеп китим, Аллага шөкер, ул үзен бик әйбәт хис итә. Концертта һичшиксез булачак, шикләнергә кирәкми. “Баласын таптымы икән, авыр булмасмы җырларга “ дип әйтүчеләр бар. Ходайга шөкер, Дилә җиңеллек белән бу эшне башкарып чыкты, сеңлемнең кызы туды, Сәфинә исеме куштылар. Ике яктан да әбиләр баланы карарга булыша, шуңа да Дилә концертка әзерләнергә дә вакыт таба. Көн саен сөйләшеп торабыз, концертыбыз уңышлы үтәр дип ышанам.

Булат һәм Дилә: “Ун ел бергә – ун ел янәшә”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00
XS
SM
MD
LG