Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Дөнья хоккей беренчелеген Беларуста үткәрмәскә чакыра


Европа парламенты, әгәр дә Беларус сәяси тоткыннарны азат итмәсә, 2014 елгы Дөнья хоккей беренчелеген бу илдә үткәрмәскә чакырды.

Бүген Европа парламенты депутатлары хуплаган бу резолюция Европа Берлегенә кергән дәүләтләрне һәм башка демократик илләрне Халыкара хоккей федерациясенең Дөнья беренчелеген Беларуста үткәрү ниятеннән кире кайтуына ирешергә өнди.

Европа парламенты депутатлары шулай ук Мински метросында бомба шартлатуда гаепләнгән Дмитрий Коновалов белән Владислав Ковалевның үлем белән җәзалануын хөкем итте һәм Беларусны үлем җәзасы карарларын гамәлгә ашыруны тыярга чакырды.

Элегрәк Беларус президенты Александр Лукашенка Беларусны хоккей беренчелеге үткәрү хокукыннан мәхрүм итүнең спортка бер катнашы да юк дип Минскиның Европа шурасы басымына бирешмәячәген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG