Accessibility links

Кытай белән Русия уртак хәрби күнегүләргә әзерләнә


Кытай киләсе айда Япон диңгезендә һәм Сары диңгездә Русия белән уртак хәрби диңгез күнегүләре үткәрәчәген игълан итте.

Кытай саклану министрлыгы сүзчесе күнегүләрнең апрель ахырында башланып май аенда үтәчәген белдерде.

Күнегүләрнең кайсы урында үтәчәге әлегә төгәл хәбәр ителми.

2005 елдан бирле Русия белән Кытай Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кысаларында берничә уртак хәрби күнегү үткәрде.

Төбәктә икътисади һәм иминлек хезмәттәшлеге максатындагы бу оешмага шулай ук Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан да керә.
XS
SM
MD
LG