Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Америка төрек-татар берләшмәсе зур чараларга әзерләнә. Тиздән алар Салих Сәйдәш әсәрләрен тәкъдим итү кичәсен, җәй көне Сабан туе бәйрәмен уздырачак.

Бу шимбәдә Сан-Францискодагы Америка төрек-татар берләшмәсе “Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш” исемле кичә оештыра. Идәрә рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, берләшмә бинасында үтәчәк әлеге чарада Сәйдәшнең тормыш юлы, башка артистларга тәэсире һәм әсәрләре турында бәян ителәчәк.

Идарә каршында эшләп килүче “Ай былбылым” хоры татар әсәрләреннән төзелгән концерт програмын әзерли. Аерым алганда кичәдә “Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш”, “Зәңгәр шәл”дән “Кара урман” җыры, “Өмә җыры”, “Хуш авылым”, “Тургай”, “Ал чәчәкләр”, “Әдрән диңгез”, “Бибисара”, “Кандыр буе” җырлары, “Ил” драмасыннан өзек яңгыраячак.

2011 елны узган әниләр көненә багышланган кичә

2011 елны узган әниләр көненә багышланган кичә

Програмга драматург Кәрим Тинчурин әсәрләренә язылган җырлар да кергән. Ул җырлар кайчандыр тыелган иде. Бу хакта “Азатлык”ка Мәскәүдән Роза Кострова Салих Сәйдәш турындагы истәлекләре белән уртаклашканда әйтте. Ул музыкант янына хастаханәгә баргач, Сәйдәш аңа бу хакта ярымшаяру белән сөйләгән.

«Менә, Кәрим Тинчуринны да аклаганнар. Әле бит аның әсәрләренә язылган җырларым да тыю астында иде. Хәзер инде барлык спектакльләр куела башлаячак, ул тикле акчаны кая куеп бетерермен икән», дип көлеп сөйләде. Ә мин аңа: “Борчылмагыз, ул яктан кайгыртучылар табылыр дидем”, ди Кострова.

Салих Сәйдәшкә багышланган кичә барышында шулай ук чәй мәҗлесе дә каралган.

Җәй көне Сабантуй узачак

Америка төрки-татар берләшмәсе (ATTA) тарихи ватаннарыннан читтә гомер итүче милләттәшләребезнең иң бай тарихлы оешмаларының берсе санала. Узган ел бу оешма үзенең 50 еллыгын бәйрәм итте. Озак еллар идарә эшләрен алып барган Шәмсия Апакай Калифорния татарларының “рухи анасы” булып торды. Шәмсия апа вафатыннан соң, идарә эшләрен шактый вакыт Рокыя Мансур алып барды. Аннары идарә җитәкчесе итеп инженер-галим Җүнәйт әфәнде Чапаноглы сайланды.

Берлингейм бистәсендә бер мәхәллә булып яшәгән, үз оешмаларын тоткан татарлар дистә еллар буе әүзем эшчәнлек алып бара.

Төрле чаралар, кичәләр, дини бәйрәмнәр үткәрү гадәткә әйләнде. Салих Сәйдәшкә багышланган кичәдән соң, алар киләсе айга оешманың гомуми җыелышына җыйналачак. Анда узган елда булып үткән һәм киләчәк ел чаралары, шулай ук җәмгыять өчен мөһим булган мәсьәләләр тикшереләчәк.

Америка төрек-татар берләшмәсе май аенда Әниләр көнен оештырачак, ә 30 июньдә Сабан туе узачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG