Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп лигасы саммитының игътибар үзәгендә Сүрия булды


Бүген Гыйрак башкаласы Багдадта үткән Гарәп илләре лигасы саммитында төп игътибар Сүрия кризисына юнәлтелде.

Саммитта ун гарәп иленең җитәкчесе катнашты. Алар арасында Күвәйт шәехе Сабаһ әл-Әхмәт әл-Сабаһ та булды. Бу Күвәйт җитәкчесенең 1990 елда Гыйрак гаскәрләре Күвәйткә басып кергәннән соң Гыйракка беренче тапкыр килүе.

22 әгъза ил җитәкчеләренең күпчелеге иминлеккә ышаныч булмау сәбәпле Багдадка килүдән баш тартты.

Гыйcъянчыларны көч белән бастыручы Сүрия гарәп лигасы эшчәнлегендә катнаштырылмый.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бу җыенда чыгыш ясап Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссад БМО һәм Гарәп лигасы тәкъдим иткән атышларны туктату килешүен гамәлгә ашыра башларга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG