Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Шойгу Мәскәү өлкәсе губернаторы вазифасына тәкъдим ителә


“Бердәм Русия” фиркасе Мәскәү өлкәсе губернаторына намзәтләрнең берсе буларак президент Дмитрий Медведевка Сергей Шойгуны тәкъдим итәчәк.

Русия гадәттән тыш хәлләр министры Шойгудан тыш намзәтләр исемлегенә Мәскәү янындагы Реутов шәһәре башлыгы Александр Ходырев һәм Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенең рәис урынбасары Игорь Пархоменко кергән.

Бүген бу намзәтләр Русия президентына тәкъдим ителәчәк. Медведев шуларның берсен Мәскәү өлкәсе парламентына тавышка кую өчен чыгарачак.

Мәскәү өлкәсен инде 12 ел буе җитәкләгән Борис Громовның вәкаләтләре 11 майда тәмамлана.
XS
SM
MD
LG