Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар укытучылары җыены үтте


Укытучылар семинары
Укытучылар семинары

Уфада Башкортстан татар укытучыларының чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле кафедрасы тарафыннан оештырылган фәнни-методик киңәшмәгә республиканың дистәдән артык районыннан иллегә якын татар теле укытучысы җыелды.


“Федераль дәүләт стандартлары нигезендә туган тел һәм әдәбият укытуның көнүзәк мәсьәләләре” дип аталган шушы җыенны Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле бүлеге мөгаллимнәре алып барды. Педагогия фәннәре кандидаты Ринат Кәлимуллин төп доклад белән чыгыш ясап, укытучыларга яңа укыту елыннан гамәлгә кертеләчәк федераль мәгариф калыплары нигезендә белем бирү нечкәлекләре хакында аңлатмалар бирде, теләк-тәкъдимнәрен әйтте.

Аннан соң Уфаның 84-нче санлы татар гимназиясенең бай тәҗрибәле мөгаллиме, Башкортстанның атказанган укытучысы Гөлүзә Гәрәева киңәшмәгә җыелучыларга осталык дәресе күрсәтте. Татар әдипләре әсәрләрен кулланып туган телне һәм әдәбиятны укытуны мавыктыргычрак итү ысуллары хакында кызыклы мәгълүматлары белән уртаклашты ул.

Башка чыгыш ясаучылар да татар балаларына ана телен укыту белән бергә әдәп-әхлак тәрбиясе бирүнең дә мөһим булуын ассызыклады. Укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә дә зур игътибар бирү кирәк. Аларның уйлау-фикерләү маһирлыгын арттыру да көнүзәк мәсьәлә булып кала. Әлеге проблемнар киңәшмә ахырында оештырылган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә дә тикшерү үзәгендә булды.

Филология фәннәре кандидаты Фәнисә Гафурова фикеренчә, укытучыларга яңа федераль калыпларга күчү барышында психологик кыенлыклар да туачак. Чөнки 20-30 ел буена инде чарланган, бертөрле алымнар кулланып укыткан мөгаллимнәр өчен өстән иңдерелгән калыпларга күчүнең ансат булмавы аңлашыла.

Әнисә Имаева
Әнисә Имаева
Благовар районы Яңыш авылы урта мәктәбендә балаларга 35 ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Әнисә Имаева милли мәгарифнең соңгы елларда кысыла барына үкенеч белдерә. “Дәресләр кыскара, яңа калыплар тагын да тискәрерәк йогынты ясаячак. Хәзер үк инде балалар авылларда русча сөйләшеп йөри”, дип уфтана Әнисә ханым.

Әнисә Имаеваның фикерләре белән Кыйгы районыннан килгән лицей-мәктәп укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина да килешә. Ана телен укытуның киләчәк язмышын күз алдына китерүе дә авыр, ди ул.

Әлеге киңәшмәдә татар укытучылары, бернигә карамый балаларга ана теле һәм әдәбиятын укытуны дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикерне куәтләде. Дәресләр кыскарган очракта да төрле түгәрәкләр, ачык дәресләр оештыру белән күпмедер дәрәҗәдә туган телне саклау мөмкинлеге бар дип белдерә алар.
XS
SM
MD
LG