Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа “Нур” татар театрында – яңа премьера


“Нур” татар драма театры
“Нур” татар драма театры

Уфа “Нур” татар драма театры иҗат көчләре яңа премьераны әзерләп бетте. Бу юлы талантлы коллектив чит ил классикасына мөрәҗәгать итеп, Италия драматургы Карло Галдониның “Трактирцища” әсәре буенча “Шаян хуҗабикә” комедиясен сәхнәләштерде. Премьера беренче тапкыр 30-31 март көннәрендә күрсәтелә.


“Нур” театры быелгы иҗат мизгелендә өченче премьерасын әзерләде инде. Әлеге премьераны нурлылар театрның әйдәүче артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан бенефис спектакле итеп тә әзерләгән. Ул юбилей кичәсе 7 апрель көнне үтәчәк. Ә спектакльне тамашачылар 30-31 март көннәрендә беренче тапкыр күрә алачак.

Спектакльдә төп рольне – Мирандолина туташ образын юбиляр Резедә Фәхруллина башкара. Чираттагы эшен ул бик кызыклы һәм җаваплы дип исәпли. 25 еллык иҗат юлына бер йомгак буларак та кабул итүен әйтә ул. “Нур” театрының яңа әсәрен Самарадан килгән режиссер Олег Скивко куйган. Театрның әдәби бүлек мөдире Гөлнур Усманова тамашаның бик матур килеп чыгуын әйтә.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының яңа тамашасында Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, Рөстәм Салихов, Альберт Шәрәфетдинов, Айрат Фатыйхов, Руслан Хисаметдинов һәм башкалар катнаша. Яңа спектакль театрның даими репертуарында калачак.
XS
SM
MD
LG