Accessibility links

Кайнар хәбәр

Поляклар пенсия яше мәсьәләсен референдумга чыгаруны таләп итә


Варшауда һөнәр берлекләре пенсия яшен арттыру мәсьәләсен референдумга чыгаруны таләп итеп күпмең кешелек митинг үткәрде.

Азатлык радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, пәнҗешәмбе хакимият коалициясенә керүче ике фирка хатын-кызлар өчен дә, ирләр өчен дә пенсия яшен 67-гә җиткерү турында килешкән. Хәзерге канун нигезендә анда хатын-кызлар пенсиягә 60, ирләр 65 яшьтән чыга.

Польша премьер-министры Дональ Туск: “Кешеләр хәзер озаграк яши, Шуңа күрә, дәүләт үз ватандашларына лаеклы пенсия түли алсын өчен озаграк эшләргә кирәк. Һәм бу бары тик Польша проблемы гына түгел”, диде.

Һөнәр берлекләре исә “бу үлгәнче эшләү” булачак дип реформаларга каршы чыга. “Солидарность” һөнәр берлеге җитәкчесе Петр Дуда бу турыда карарны бар җәмгыять кабул итәргә тиеш дип чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG