Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:25

"Җир көне"ндә Израил белән фәләстиннәр арасында бәрелешләр булды


Израил белән Фәләстин җирләре чикләрендә Фәләстиннең “Җир көне” уңаеннан җыелган фәләстиннәр белән хәрбиләр арасында бәрелешләр булды.

Үрдүннең көнбатыш ярында һәм Көнчыгыш Иерусалимда таш атучы демонстрациячеләргә хәрбиләр резин ядрәләр, күз яшьләндерү газы һәм тавыш гранаталары белән җавап биргән.

Гыйззә Сызыгындагы табиблар бер фәләстинлегең утлы коралдан яраланганлыгын белдерә.

1976 елда Израилнең Галилеядәге Фәләстин җирләрен тартып алу ниятенә каршы сугышта һәлак булган алты гарәп демонстрациячесен искә алып фәләстиннәр һәр елның 30 мартында “Җир көнен” билгели.

XS
SM
MD
LG